- РУС
- ТАТ
Татарстанның Спас районындагы авыл, Үтәк һәм Бизнә елгалары бассейннарының субүләрендә, Ульяновск өлкәсе белән чиктәш, Болгар шәһәреннән 52 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең соңгы чирегендә Урта Йорткүл авылыннан күченеп утыручылар нәтиҗәсендә ясаклы татар авылы буларак нигезләнә. XIX йөздә авыл шулай ук Татар Урманасты Йорткүл исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1810 елда мөселман мәхәлләсе оештырыла. XX йөз башында мәчет (1871 елда төзелә, 1918 елда үзгәртеп салына), мәктәп (1860 еллар башыннан), 4 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1428,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Йорткүл волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 10 февраленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.
Хәзер – Урта Йорткүл авыл җирлегендә.
1930 елда авылда Нариманов исем. колхоз оештырыла. 1950 елдан Чапаев исем. колхоз (үзәк утары – Урта Йорткүл авылы). 1996 елдан “Чапаев” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли (2007 елда бетерелә).
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1972 елга кадәр клуб һәм башлангыч мәктәп эшли. Мәчет (1996 елдан) бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Урманасты Йорткүл авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.
1795 елда – 174,
1859 елда – 398,
1897 елда – 575,
1908 елда – 602,
1926 елда – 350,
1938 елда – 452,
1949 елда – 249,
1958 елда – 255,
1970 елда – 222,
1979 елда – 190,
1989 елда – 149,
2002 елда – 130,
2010 елда – 103,
2021 елда – 74 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.