Тарихы

1680 елдан Красная Дуброва буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Михайловка, Дубровка, Стадухино исемнәре белән дә искә алына.

1801 елда Сембер алпавыты М.П.Языков шундагы җирләрне сатып ала һәм Сембер губернасындагы Куролесово, Языково авыллары крестьяннарын күчереп утырта, алпавыт фамилиясенә нисбәтле рәвештә авыл яңача атала башлый.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук күмәч пешерү һәм йөкләр ташу тарала.

XIX йөзнең икенче яртысында авыл Алабуга сәүдәгәрләре И.Г. һәм В.Г. Стахеевлар милкенә күчә, Игәнә елгасы буендагы күрше авылда алар аракы заводы (Петровский Завод) төзиләр, авылдан көньяктарак аларның алпавыт Пасмуровлардан сатып алынган утары була (1917 елдан соң талана һәм җимертелә).

1881 елда И.Г.Стахеев акчасына Архангел Михаил төзелә (1929 елда ябыла, 1946 елда – чаң манарасының өске катлары һәм храмның түбәсе, 1960 елларда гөмбәзләре сүтелә; псевдорус стилендәге эклектика юнәлешендә корылган архитектура истәлеге; хәзерге вакытта реконструкцияләнә).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, чиркәү, земство мәктәбе, су тегермәне, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, шәраб кибете һәм 4 бакалея кибете, Стахеев кибете, сыраханә эшли, дүшәмбеләрдә базар уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1525 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Ләке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл 1920 елдагы «Сәнәкчеләр» фетнәсе үзәкләренең берсе була.

1931 елда «Красный Богатырь» колхозы оештырыла (1951 елда аңа «Ударник» колхозы (үзәк утары – Ферма Сәүекле поселогы) керә). 1957 елда – М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы), 1964 елда «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозларына кушыла, 1986 елда хуҗалыкның исеме «Дружба» колхозы дип үзгәртелә.

1994–2002 елларда авылда – «Ләке» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Мәгариф

1943 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли, аннан соң Петровский Завод авылына күчерелә.

Халык саны

1870 елда – 1022,
1897 елда – 928,
1906 елда – 1116,
1920 елда – 946,
1926 елда – 751,
1949 елда – 346,
1958 елда – 221,
1970 елда – 89,
1979 елда – 27,
1989 елда – 7,
2002 елда – 2,
2010 елда – 2 кеше (руслар),
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.