Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1922 елда төзелә, 1940 елда ябыла; авыл мәчетләре өчен традицион стильдәге архитектура истәлеге, 1990 еллар ахырында бурасы кирпеч белән тышлана, хәзер эшли), мәктәп, су тегермәне, икмәк саклау-сату кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1152 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александровка-Карамалы волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Александровка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Яңа көч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Имаев). 1960 елдан авылда – «Путь Ленина» колхозы (үзәк утары – Александровка авылы), 1973 елдан – «Карамалинский» совхозы (үзәк утары – Татар Карамалысы авылы), 1995 елдан – «Яңа көч», 1997–2002 елларда –«Карамалы» күмәк предприятиеләре, 2003 елдан – «Карамалы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 гелдан «Агросила» акционерлык җәмгыятенең «Карамалы» җитештерү комплексы эшли.

Халкы башлыча кырчылык, ит терлекчелеге һәм дуңгызлар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924–2008 елларда – башлангыч мәктәп (1948 елда яңа бина төзелә), 1997 елга кадәр балалар бакчасы эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1967 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (барысы да – элекке мәктәп бинасында), «Хаҗи Мәхмүд» мәчете (1998 ) бар.

Мәдәният йортында балаларның «Умырзая» вокаль (2016 елдан, нигезләүчесе – Ф.М.Гыйзетдинова), «Искорка» хореография (2020 елдан, нигезләүчесе – К.И.Гарипова) коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Яхшы Каран авыллыгы (XV–XVII йөзләр) һәм Яхшы Каран курганы (вакыты ачыкланмаган) табыла.

Күренекле кешеләре

В.К.Мифтахов (М.Вәдүт) (1915–1942) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1816 елда – 75 ир-ат;
1834 елда – 205,
1870 елда – 298,
1906 елда – 553,
1920 елда – 695,
1926 елда – 528,
1938 елда – 580,
1949 елда – 491,
1958 елда – 439,
1970 елда – 540,
1979 елда – 424,
1989 елда – 117,
2002 елда – 160,
2010 елда – 134,
2021 елда – 117 кеше (татарлар – 92%, руслар – 8%).