Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Шарла, Шарле Арем исемнәре белән дә искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2908,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Шәрләрәмә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда В.И.Ленин исем. колхоз оештырыла. 1950 елда – берләштерелгән Сталин исем. колхозга (үзәк утары – Шәрләрәмә авылы, шулай ук Кормаш, Сөлек авыллары керә), 1957 елда «Нөркәй» совхозына кушыла (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы).

1991 елдан авылда – бүленеп чыккан «Таң» совхозы (үзәк утары – Шәрләрәмә авылы, шулай ук Кормаш авылы керә), 1997–2002 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003–2005 елларда – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Нөркәй» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда башлангыч мәктәп ачыла (1939 елда яңа бина төзелә), 1951 елда – җидееллык, 1968 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 1992 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта, 2015 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1996 елда яңа бина төзелә), китапханә (1960 еллардан, 1996 елдан – мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1966 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1947 елда медпункт буларак ачыла, 2019 елда модуль пункт төзелә), «Һидаят» мәчете (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Яшьлек» вокаль ансамбле (2005 елдан), коллективы: «Хәзинә» театр (2001 елдан), «Мизгел» фольклор (2000 елдан), балаларның «Энҗе бөртекләре» хореография (2002 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Н.С.Гатиятуллин (1949 елда туган) – нефтьче геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты, ТАССРның, РФнең атказанган геологы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1795 елда – 36,
1816 елда – 162 ир-ат;
1834 елда – 437,
1870 елда – 976,
1897 елда – 739,
1906 елда – 668,
1920 елда – 898,
1926 елда – 712,
1938 елда – 728,
1949 елда – 541,
1958 елда – 506,
1970 елда – 598,
1979 елда – 461,
1989 елда – 309,
2002 елда – 306,
2010 елда – 301,
2021 елда – 271 кеше (татарлар – 96%, руслар – 3%).