Тарихы

Бер фараз буенча, XVI йөздә нигезләнә. 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Казниш елгасы буендагы авыл буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук урман һәм агач эшләре, күн эшкәртү һәм тегүчелек, көмеш әйберләр ясау тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, тимерчелек, почта станциясе, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2299,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Килдебәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Салкын чишмә» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Сафиуллин). Сугыштан соңгы елларда хуҗалык мөстәкыйль «Искра» (үзәк утары – Юлбат авылы) һәм «Яңа тормыш» (авылда үзәк утар урнаша) колхозларына бүленә.

1960 елдан авылда – «Октябрь» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Мәртен, Сабабаш, Туктар авыллары керә), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2007 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Килдебәк» филиалы эшли.

2002 елдан «Лукоз Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Россиядәге иң эре кәҗә фермаларның берсе) эшли. Хәзерге вакытта анда 2000 ләп баш кәҗә асрала, шуларның 900 е савыла. Ферма янында кунакханә урнашкан.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1947 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1968 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2010 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1951 елдан, 1985 елдан – мәдәният йорты бинасында), «Кояшкай» балалар бакчасы (2010 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Ихлас» мәчете (1998 елдан), шулай уөк төзекләндерелгән «Пекарня», «Изгеләр» һәм «Салкын чишмә» кизләүләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Умырзая» фольклор коллективы эшли (2014 елдан).

Авыл янында археология истәлеге – Килдебәк табылдыгы (неолит дәвере, бронза гасырның соңгы чоры) ачыклана.

Күренекле кешеләре

К.Т.Тимергалиев (1924–1982) – Дан орденының тулы кавалеры, Октябрь Революциясе ордены кавалеры; исеме авыл мәктәбенә бирелә, 1990 елда авыл уртасында бюсты урнаштырыла.

Халык саны

1782 елда – 86 ир-ат;
1859 елда – 741,
1897 елда – 834,
1908 елда – 1025,
1926 елда – 1098,
1938 елда – 1002,
1949 елда – 780,
1970 елда – 783,
1979 елда – 750,
1989 елда – 588,
2002 елда – 578,
2010 елда – 594,
2020 елда – 611 кеше (татарлар).