Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, тегүчелек һәм киез итек-киез басу тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 725,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Сатыш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Эшчән» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Мусин). 1939 «Кызыл йолдыз» (үзәк утары – Аккүл Бигәнәй авылы) һәм «Марс» (үзәк утары – Сатыш авылы) колхозлары белән «Молотов» колхозына берләштерелә, 1960 елда хуҗалыкның исеме «Марс» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Сатыш авылы).

1990 елда Аккүл Бигәнәй авылы белән бергә мөстәкыйль «Бигеней» колхозы булып бүленеп чыга (үзәк утары – Аккүл Бигәнәй авылы), 2000 елда кабат «Марс» колхозына кушыла.

Хәзерге вакытта авылда «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче «Сатыш» филиалы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, китапханә (1938 елда уку өе буларак ачыла, 1972 елдан – яңа бинада, 1989 елдан – клуб бинасында).

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Гыйльмиев (1946–2017) – Саба районы хакимияте башлыгы (1992–1997), Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет ордены кавалеры;

Р.Х.Мирзаһитов (1972 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты.

Халык хәтерендә авыл ишаны, рухани остаз һәм сихәтләндерүче Вәлиәхмәт Галимов (1848–1919) исеме сакланган. Аның кабере өстендәге төрбәдә 10 кабер ташы урнаштырылган.

Халык саны

1782 елда – 67 ир-ат;
1859 елда – 306,
1897 елда – 503,
1908 елда – 538,
1920 елда – 516,
1926 елда – 428,
1938 елда – 375,
1949 елда – 281,
1970 елда – 238,
1979 елда – 211,
1989 елда – 149,
2002 елда – 157,
2010 елда – 143,
2020 елда – 139 кеше (татарлар).