Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек һәм киез итек-киез басу тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 782,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Эзмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Революция» колхозы оештрыла (беренче рәисе – М.Ахунҗанов). 1957 елдан авылда – Молотов исем. (үзәк утары – Эзмә авылы), 1960 елдан – Киров исем. (үзәк утары – Олыяз авылы) колхозлар, 1994 елдан – «Игенче» күмәк предприятиесе (үзәк утары – Эзмә авылы), 2003 елдан – шул ук исемдәге крестьян-фермер хуҗалыгы, 2005 елдан – «Әскәров И.Э.» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2006 елдан «Алтын Саба-М» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000–2010 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1970 елда клуб ачыла, 2001 елдан – яңа бинада), китапханә (1954 елдан, 2001 елдан – клуб бинасында), «Умырзая» балалар бакчасы (2013 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 52 ир-ат;
1859 елда – 294,
1897 елда – 461,
1908 елда – 494,
1920 елда – 549,
1926 елда – 470,
1938 елда – 459,
1949 елда – 379,
1970 елда – 302,
1979 елда – 310,
1989 елда – 474,
2002 елда – 436,
2010 елда – 481,
2020 елда – 562 кеше (татарлар).