Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1910 елгы чыганаклар буенча авылда мәктәп була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2022 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1928 елга кадәр авыл Самара губернасының Мәләкәс өязе Шламка волостена керә. 1928 елдан – ТАССРның Чистай кантоны Иске Чаллы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Иглай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красное знамя» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Красный ударник» (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1963 елдан – «Звезда» (үзәк утары – Яңа Иглай авылы) колхозлары, 1970 елда «Рассвет» совхозы (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1995 елдан – «Рассвет» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Нурлат» агрофирмасы, 2000 елдан – «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Таң», 2010 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп һәм клуб була. Гыйбадәт йорты бар (2005 елдан).

Халык саны

1890 елда – 180,
1900 елда – 183,
1910 елда – 229,
1926 елда – 354,
1938 елда – 306,
1949 елда – 267,
1958 елда – 248,
1970 елда – 311,
1979 елда – 191,
1989 елда – 109,
2002 елда – 120,
2010 елда – 70,
2021 елда – 48 кеше (чуашлар).