- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Тимерлек елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 53 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда – Колчурин Тимерлеге, 1920–1940 елларда Югары Тимерлек исемнәре белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында земство мәктәбе (1895 елдан), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5305 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Тимерлек авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Красная Звезда» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Молотов исемендәге (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1957 елдан – «Заря» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1959 елдан – «Заря коммунизма» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Мамык» совхозы (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – Нурлат РСУ ярдәмче хуҗалыгы, 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан – «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, соңрак «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
1965 елда авылда Советлар Союзы Герое Н.А.Козловка һәйкәл (скульпторы – Н.И.Плониш) куела.
Н.А.Козлов (1916–1943) – лейтенант, Советлар Союзы Герое, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша; М.Е.Сергеев (1924–1991) – Советлар Союзы Герое, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Нурлат шәһәрендәге гимназия аның исемен йөртә.
1782 елда – 21 ир-ат;
1859 елда – 187,
1897 елда – 348,
1908 елда – 427,
1920 елда – 532,
1926 елда – 443,
1938 елда – 293,
1970 елда – 96,
1979 елда – 106,
1989 елда – 29,
2002 елда – 14,
2010 елда – 8,
2021 елда – 18 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.