Тарихы

1730–1740 еллар чигендә Кама аръягы чик сызыгының соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелгән игенче солдатлары тарафыннан нигезләнә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чүлмәк ясау, киез итек-киез басу һәм май язу кәсепчелеге тарала.

1784 елда чиркәү приходы булдырыла, авыл халкы һәм Андреевка авылыннан җирле алпавыт А.С.Макаров акчасына агач Петр һәм Павел чиркәве салына (1880 еллардагы янгын вакытында юкка чыга), 1885 елда алпавыт А.Е.Спижарная акчасына яңа таш чиркәү (классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә эшләнгән дини архитектура истәлеге, чаң манарасы юкка чыккан; бүгенге көндә эшләми) төзелә. Проект авторы – Казан архитекторы П.И.Романов. 1913 елда чиркәү епархия архитекторы Н.М.Андреев проекты буенча үзгәртеп корыла.

XX йөз башында чиркәү, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1862 елда ачыла), земство мәктәбе (1866 елда ачыла) һәм хастаханәсе (1962 елда Яңа Чишмә авылына күчерелә), су тегермәне, 9 ярма яргыч, 7 май язу йорты, тимерчелек, сыраханә, 1 казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете була; сишәмбе көннәрендә – базар, 9 нчы җомгада һәм 14 сентябрьдә ярминкә үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5003 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Петропавел авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Победа» (беренче рәисе – М.А.Маслов) һәм Куйбышев исемендәге (беренче рәисе – И.С.Воробьев) колхозлар оештырыла. 1949 елда алар Куйбышев исемендәге колхозга берләшә. 1950 еллар башында бу колхозга Андреевка, Лебёдка, шулай ук юкка чыккан Аверьяновка, Большевик, Вертубашка авыллары, Сахарный поселогы хуҗалыклары керә.

1960 еллар башына кадәр авылда кирпеч заводы, май язу йорты эшли, йон тетү йортында итек басалар. Крестьяннар кырларда май культуралары игә, соңрак алардан май сыгалар, аеруча горчица һәм киндер майлары дан тота. Авылның үз тегермәне була.

1997 елда Куйбышев исемендәге колхоз «Петропавловский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2004 елдан – «ВОСТОК», 2006–2010 елларда – «Скоков А.А.», хәзерге вакытта «Скоков Н.А.» (2010 елдан), «Савельев А.А.» крестьян-фермер хуҗалыклары, «57 нче татар ат заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2016 елдан) эшли. «57 нче татар ат заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Орлов юртаклары токымын үрчетү белән шөгыльләнә (атлар Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Төньяк Кореяга җибәрелә; Россиядә һәм чит илләрдә төрле ярышларда һәм чабышларда катнаша).

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (1966 елда яңа бина төзелә, 1990 елга кадәр күрше авыллардан килеп укыган балалар өчен интернат була), «Солнышко» балалар бакчасы (2005 елдан; беренче балалар бакчасы 1968 елда ачыла), мәдәният йорты (1945 елдан, 1970 елда яңа бина төзелә), китапханә (1930 елдан уку йорты буларак), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан яңа бинада), Николай Чудотворец чиркәве (2013 елдан); мәдәният йорты каршында «Сударушка» вокаль ансамбле, «Подруга» халык җырлары ансамбле, «Улыбка» һәм «Компанелла» балалар вокаль түгәрәкләре эшли.

Төзекләндерелгән «Сарманов ключ», «Зикеевский», «Светлый», «Хрустальный» чишмәләре бар.

Авылда Патрикеевлар йорты (1880) сакланган.

Авыл янында археология истәлекләре – Петропавел табылдыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Петропавел I авыллыгы (Буралы курган культурасы, гомумболгар истәлеге), Петропавел II авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.П.Савельев (1916–1970) – Советлар Союзы Герое, подполковник, авылдагы обелискка аның истәлегенә мемориаль такта куела.

Халык саны

1795 елда – 319 ир-ат;
1859 елда – 1622,
1897 елда – 1802,
1908 елда – 3550,
1910 елда – 3694,
1920 елда – 3722,
1926 елда – 3148,
1938 елда – 1892,
1949 елда – 1698,
1958 елда – 1810,
1970 елда – 1608,
1979 елда – 1103,
1989 елда – 743,
2002 елда – 741,
2010 елда – 688,
2020 елда – 695 кеше (руслар).