- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы поселок, Оша елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 45 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1930 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок Ширәмәт районында. 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Ширәмәт авыл җирлегендә.
1929 елда поселокта “Прогресс” колхозы оештырыла (таркала). 1935 елда Куйбышев исемендәгеколхоз, 1950 елда “Заветы Ильича” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елдан “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт авылы), 1967 елдан – “Родина” совхозы (үзәк утары – Түбән Уратма авылы), 1987 елдан – “Камские Зори” совхозы (үзәк утары – Кама поселогы).
1998 елдан “Камские Зори” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2004 елдан “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1949 елда – 137,
1958 елда – 199,
1970 елда – 112,
1979 елда – 52,
1989 елда – 8,
2002 елда – 14,
2010 елда – 17,
2022 елда – 12 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.