Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.

1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1793,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Макаровка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Горный Ключ” колхозы (башка чыганаклар буенча, 1931 елда – “Красный маяк” колхозы) оештырыла, соңрак “За урожай” колхозы була. 1959 елдан “Ленинский путь” колхозында (үзәк утары – Югары Уратма авылы), 1969 елда совхоз итеп үзгәртелә. 1997 елдан “Нижнекамскнефтехим” җитештерү берләшмәсе “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Дружба” ярдәмче хуҗалыгы эшли. 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб эшли.

Халык саны

1858 елда – 447,
1870 елда – 556,
1897 елда – 961,
1913 елда – 1190,
1920 елда – 1224,
1926 елда – 759,
1938 елда – 646,
1949 елда – 398,
1958 елда – 172,
1970 елда – 212,
1979 елда – 119,
1989 елда – 68,
2002 елда – 54,
2010 елда – 47,
2022 елда – 20 кеше (руслар).