Тарихы

Авыл 1680 елдан билгеле (башка мәгълүматлар буенча, 1584 елдан). Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кече Дөреш, Друч-Тойгузино Малой исемнәре белән дә мәгълүм.

XVIII йөздә −XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык таралган була.

XX йөз башында мәчет (1895 елдан), мәктәп (1841 елдан), су тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1644,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Тойгуҗа авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1925 елда авылда − Туйма елгасы янында “Таң” артеле (рәисе – Җ.Гыйләҗетдинов (Уразманов); тиздән таркала), 1931 елда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла. 6 кырчылык һәм 1 яшелчәчелек бригадасы эшли (1970 елга кадәр). Колхоз хезмәткәрләре тарафыннан Туйма елгасында электростанция төзелә. Су тегермәне эшли.

1958 елда “Кызыл Байрак” колхозы Орджоникидзе исемендәге колхоз составына керә (колхоз идарәсе Рус Сарсазы авылында). 1970 елдан авыл Тукай исемендәге колхоз (Песәй авылы), 1988−2003 елларда “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында (Тойгуҗа авылы; кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Халкы күбесенчә “Хәбибрахманов Р.” Крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1975 елга кадәр һәм 1988−2010 елларда тулы булмаган урта мәктәп, 1975−1987, 2010−2011 елларда – башлангыч мәктәп, 2011−2017 елларда укытучы өе формасында Песәй урта мәктәбе филиалы эшли. 1969−1973 елларда, 1990−1996 елларда балалар бакчасы була.

Клуб (1931 елдан, яңа бинасы 2017 елда төзелә), китапханә (1955 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1941 елдан, 2012 елдан яңа бинада), Габделхәй исемендәге мәчет (1997 елдан) бар. 2 чишмә − “Сабантуй чишмәсе”, “Тегермән чишмәсе” төзекләндерелгән. Зиратта XVI−XVII йөзләргә караучы кабер ташы саклана.

Күренекле кешеләре

М.Ямалиева (1936 елда туган) – сыер савучы, мактаулы колхозчы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 80 ир заты;
1836 елда – 275,
1859 елда – 389,
1870 елда – 432,
1887 елда – 699,
1905 елда – 937,
1920 елда – 946,
1926 елда – 959,
1938 елда – 770,
1949 елда – 704,
1958 елда – 504,
1970 елда – 431,
1979 елда – 236,
1989 елда – 187,
2002 елда – 196,
2010 елда – 160,
2017 елда – 172 кеше (татарлар – 84%, руслар – 8%, удмуртлар – 7,5%).