Тарихы

Авыл 1716 елдан билгеле. XVIII йөз документларында Яңа Туйма, Козмодемьянск исемнәре белән дә искә алына.

Халкы башта Казан Седмиозёрный пустыне карамагында, 1764 елда экономик крәстияннәр катлавына күчереләләр, 1781 елда Воткинск тимер эшкәртү заводына беркетеләләр, 1841 елдан дәүләт крәстиянннәре катлавына карыйлар. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык, Самара губернасында йон-тукыма ману кәсепчелеге таралган була.

Авыл удмуртлар, руслар, марилар, керәшен татарлар кергән зур приход үзәге булып тора (барлыгы 19 торак пункт халкы). 1819 елда янып киткән агач Козьмодемьянск чиркәве урынына бер престоллы кирпеч чиркәү салына, 1841 елда ике престоллыга үзгәртелә (соңгы рус провинциаль ампир стилендәге дини архитектура истәлеге; 2016 елдан реставрация эшләре бара).

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда волость идарәсе урнашкан була; Козьмодемьянск чиркәве, земство мәктәбе (1845−1871 елларда Дәүләт милке министрлыгы ведомствосына карый), икмәк саклау һәм сату, исерткеч эчемлекләр эчү йорты, 2 тегермән, 2 сәүдә урыны эшли.1904 елда китапханә ачыла (1915 елда 740 китап исәпләнә).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1462 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Куралово волосте үзәге булып тора. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсенә керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Енабердино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Активист” колхозы оештырыла. 1950−1956 елларда авыл Молотов исемендәге колхоз составында. 1958 елда Молотов исемендәге, “Яңа Туйма” (Туйма авылы), “Партизан” (Енабердино авылы) “Октябрьнең 40 еллыгы” колхозына берләшәләр (колхоз идарәсе Кураково авылында). 1992 ел мәгълүматларында, авыл − “Октябрьнең 40 еллыгы, 1998 елдан “Маяк” колхозлары составында (1998−2012 елларда “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы). Авылда Л.Н.Васильевның гаилә фермасы эшли (2018 елдан).

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә, 1997 елда ябыла.

1999 елга кадәр китапханә эшли. Козьмодемьянск чиркәве бар ( чиркәү зиратында Алабуга сәүдәгәрләре Тарасовлар, рухани И.Ф.Невоструев, земство башлыгы В.И.Новицкий күмелгән).

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлеге – 1919 елның 25−27 маенда колчакчылар белән сугышта һәлак булган 37 кызылармияченең (28 нче дивизиянең 40 нчы полкы) туганнар каберлеге бар.

Күренекле кешеләре

В.Г.Бурков (1901−1957) – танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены (дүрт тапкыр) кавалеры.

Халык саны

1744 елда – 64,
1781 елда – 116 ир заты;
1836 елда – 349,
1859 елда – 429,
1887 елда – 617,
1905 елда – 697,
1920 елда – 638,
1926 елда – 631,
1938 елда – 588,
1949 елда – 374,
1958 елда – 310,
1970 елда – 209,
1979 елда – 236,
1989 елда – 86,
2002 елда – 53,
2010 елда – 41,
2017 елда – 46 кеше (руслар – 97%).