Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда такта яру заводы поселогы буларак нигез салына (башка мәгүлүматлар буенча, XVIII йөздә).

Оештырылган вакытыннан ТАССР ның Кызыл Йолдыз районына керә, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урманчы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Урман хуҗалыгы була.

Мәгариф һәм мәдәният

1963 елга кадәр (1965) авылда сәүдәгәр Шуваловның ике катлы йорты саклана, анда Бөрсет урманчылыгы конторасы, балалар укыту бүлмәсе урнаша.

Авылда медпункт (1946 елдан) эшли, 1950 елда Бөрсет авылына күчерелә. Китапханә бар.

Халык саны

1970 елда – 434,
1979 елда – 375,
1989 елда – 277,
2002 елда – 241,
2010 елда – 210,
2017 елда – 168 кеше (керәшен татарлар – 57%, руслар – 43%).