Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. 1550 елларда Казан архиерей йорты рус крәстияннәре килеп урнаша.

1764 елда җирле халык – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту һәм шлея (камыт каешы) үрү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында чиркәх-приход мәктәбе (1892 елда ачыла), 5 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1511,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Никольский авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Спартак” колхозы оештырыла, 1950 елда “Искра” колхозы составына керә. 1971 елдан – авыл “Волжский” совхозы (үзәк утары Никольский авылында), 1996 елдан – “Волжский” күмәк предприятиесе составында.

Хәзер авыл территориясендә “Волжский Стрежень” ТР кинология үзәге эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Авыл уртасында Пиголи күле урнашкан.

Халык саны

1782 елда – 79 ир-ат;
1859 елда – 432,
1897 елда – 546,
1908 елда – 613,
1920 елда – 667,
1949 елда – 438,
1958 елда – 448,
1970 елда – 343,
1979 елда – 216,
1989 елда – 117,
2002 елда – 69,
2010 елда – 39,
2017 елда – 71 кеше (руслар).