Тарихы

1648–1650 елларда Матюшин Починок буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Матышкино исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XVIII йөздә авылда агач Илья чиркәве була (XX йөздә сүтелә).

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1889 елда ачыла), 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 611,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Воскресенский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Матюшино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928–1929 елларда авылда “Кооператив” сәнәгый-кооператив балык тоту артеле теркәлә.

1930 елда “Красный рыбак” колхозы оештырыла. “Воднопромышленная компания” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (шешәләргә тутырылган су эшләп чыгару) эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

2011 елда “Идел” яшьләр үзәге ачыла. “Санта” шифаханәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Зеленый бор”, “Светлая Поляна” ял базалары, Республика клиника неврология үзәге, янгын сүндерү пункты урнашкан.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла:

  • Матюшино табылдыгы (неолит һәм бронзаның соңгы чоры дәвере),
  • Матюшиноутрау туктаулыгы (Казан яны культурасы, Ананьино культурасы),
  • I Матюшино туктаулыгы (неолит, энеолит дәвере, Казан яны культурасы),
  • II Матюшино туктаулыгы (Казан яны культурасы),
  • III, IV, V Матюшино туктаулыклары (неолит, энеолит дәвере),
  • VI Матюшино туктаулыгы (неолит-бронза дәвере).

Авылның төньягында “Мүкле күл” табигать истәлеге урнашкан.

Халык саны

1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 154,
1897 елда – 204,
1908 елда – 272,
1920 елда – 435,
1926 елда – 401,
1949 елда – 350,
1958 елда – 542,
1979 елда – 181,
1989 елда – 185,
2002 елда – 142,
2010 елда – 139,
2017 елда – 131 кеше (руслар – 72%, татарлар – 25%, чуашлар – 1%, әрмәннәр – 1%).