Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Тайман, Ерболдино (соңгысы 1940 елларга кадәр кулланыла) исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 361,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Мәмәшир авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кустарь” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Электро” колхозы (Мәмәшир авылы), 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (үзәк утары – Мәчкәрә, 1963 елдан Күкшел авылында), 1979 елдан – “Үрнәк” колхозы (Мәмәшир авылы), 1993 елдан “Үрнәк” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан – “Исток Агро” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Игенче Плюс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет (2015 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

К.Б.Бариев (1928–2013) – хуҗалык-хакимият эшлеклесе, Кукмара киез итек фабрикасы директоры (1973–1988 елларда), “Милосердие” фонды директоры (2005 елдан), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1748 елда – 32 ир-ат;
1859 елда – 147,
1891 елда – 203,
1905 елда – 280,
1920 елда – 345,
1926 елда – 325,
1938 елда – 387,
1949 елда – 318,
1958 елда – 220,
1970 елда – 128,
1979 елда – 116,
1989 елда – 82,
2002 елда – 84,
2010 елда – 72,
2017 елда – 72 кеше (татарлар).