Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет эшли.

1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 –1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә.

XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 823,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Берлек” колхозы (беренче рәисе – М.Вәлиуллин) оештырыла, 1950 елдан – Молотов исемендәге колхоз (Байлангар авылы), 1958 елдан – “Маяк” колхозы (Байлангар авылы) (1993 елдан – “Маяк” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе), 2000 елдан – “Норма” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Кукмара” агрофирсы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

2015 елда җиләк-җимеш комплексы бакчасына нигез салына.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1933 елдан, 1974 елдан яңа бинада), мәчет (1993 елдан), балалар уен мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

2015 елдан авылда ел саен балыкчылар арасында ярышлар уздырыла.

Авылдан 3 км ераклыкта төзекләндерелгән “Нәҗметдин чишмәсе” бар (аның суы шифалы санала) һәм Норма елгасы башы урнашкан.

Күренекле кешеләре

Р.М.Миңнегалиев (1951 елда туган) – язучы, журналист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

В.М.Хәсәнов (1945–2011) – журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1782 елда – 61 ир-ат;
1859 елда – 479,
1897 елда – 611,
1908 елда – 737,
1920 елда – 800,
1926 елда – 658,
1938 елда – 594,
1949 елда – 359,
1958 елда – 326,
1970 елда – 293,
1979 елда – 177,
1989 елда – 116,
2002 елда – 120,
2010 елда – 97,
2017 елда – 113 кеше (татарлар).