Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1890 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәдрәсә була. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1400,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Өскебаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1963 елдан – “Алга” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1965 елдан – “Таң” колхозы (Түбән Өскебаш авылы) (1994 елдан – “Таң” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1982 елда – сигезьеллык, 1983 елда урта мәктәп (1987 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында музей-комплекс (1989 елдан, оештыручылары – Р.З.Җәләлиев һәм Г.К.Мөбәрәкшин) һәм төбәк тарихын өйрәнү музее (2009 елдан, оештыручысы – Н.Г.Хаҗиева), шулай ук район сәнгать мәктәбе һәм балалар спорт мәктәбе филиаллары эшли.

Авылда шулай ук мәктәп каршында мәктәпкәчә төркем (2016 елдан), мәдәният йорты (1987 елдан, 2016 елдан яңа бинада), китапханә (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1946 елдан, 2014 елдан яңа бинада), 2 мәчет (1998 һәм 2007 еллардан) бар.

Мәктәп алдындагы скверда 1989 елда Геройлар аллеясы ачыла (Кукмара районында туган Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов, Социалистик Хезмәт Геройлары Ә.Җ.Җиһаншин һәм Н.И.Идрисов бюстлары куелган; скульпторы – А.Х.Абдрашитов).

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Таш чишмә”, “Кирәмәт чишмәсе” һәм “Кура елгасы чишмәсе”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Я.З.Гайнуллин (1913–1997) – журналист, Кукмара районының “Большевик” газетасы мөхәррире (1941–1950 елларда), Кукмара элемтә төененең җирле радиотапшыруларын оештыручы (1963–1965 елларда), “Хезмэт даны” район газетасының җаваплы секретаре (1965–1973 елларда);

Н.К.Зәйниев (1946 елда туган) – СССРның спорт остасы, чаңгы узышлары буенча ике тапкыр ТАССР чемпионы;

Ә.Җ.Җиһаншин (1909–1971) – шахтёр, Социалистик Хезмәт Герое. Артём шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала һәм һәйкәл куелган, туган авылында Түбән Өскебаш авылы урта мәктәбе каршында бюст урнаштырылган.

Халык саны

1782 елда – 65 ир-ат;
1859 елда – 461,
1897 елда – 1015,
1908 елда – 1082,
1920 елда – 1200,
1926 елда – 1206,
1949 елда – 605,
1958 елда – 575,
1970 елда – 571,
1979 елда – 548,
1989 елда – 489,
2002 елда – 474,
2010 елда – 424,
2017 елда – 416 кеше (татарлар).