Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (иң беренче мари мәктәбе, 1870 елда ачыла; бер сыйныфлы чирмеш мәктәбе, вакытлыча файдалануга алынган йортта урнаша), 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 834,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “У-вий” колхозы оештырыла, 1956 елдан – “Красный Октябрь” колхозы (Княгор авылы), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле –“Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларыннан 1981 елга кадәр, шулай ук 1988–2017 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (земство мәктәбе җирлегендә ачыла, 1940 елда яңа бина төзелә, укыту мари телендә алып барыла).

1954–2016 елларда китапханә була. Клуб (1954 елдан) бар, аның каршында 1998 елда “Улыбка” балалар хореография коллективы оештырыла.

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

Авылда  марилар өчен изге саналган гыйбадәт кылу урыны – Кугусу сакланган. Ел саен авыл тирәсендәге каенлыкта (изге санала) мариларның мәҗүси Питрау бәйрәме (Сурем-парем – Петр көне) уздырыла.

Күренекле кешеләре

Л.А.Искаков (1953 елда туган) – педагог, ТРның атказанган укытучысы, “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле җитәкчесе (1988 елдан);

М.Я.Ямбулатов (1941 елда туган) – “Кнавел” мари халык фольклор ансамблен оештыручы (1985 елда), төбәк тарихын өйрәнүче, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 276,
1897 елда – 450,
1908 елда – 441,
1920 елда – 408,
1926 елда – 413,
1938 елда – 397,
1949 елда – 317,
1958 елда – 326,
1970 елда – 346,
1979 елда – 343,
1989 елда – 186,
2002 елда – 161,
2010 елда – 134,
2017 елда – 126 кеше (марилар).