Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда Тугызынчы гыйнвар исемендәге завод поселогы буларак нигез салына, 1959 елның 14 мартында Тугызынчы гыйнвар поселогы итеп үзгәртелә, 1980 елларда шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы составына керә, 1997 елның 20 ноябрендә Тугызынчы гыйнвар исеме белән аерым торак пункт буларак теркәлә, 1999 елның 16 июненнән хәзерге исемен йөртә.

Хәзер Тенеш шәһәр җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

XIX йөз ахырыннан поселок территориясендә Кама Тамага гипс чыганагы үзләштерелә. Сәнәгый масштабларда 1911 елда үзләштерелә башлый: сәүдәгәр Ф.А.Большаков (Сөйки авылында туган) биредә алебастр заводы төзи, әлеге кечкенә предприятиедә гипс ташы кыздырылып соңыннан алебастрга әйләндерелә. Гипс ачык ысул белән, аны шартлату юлы белән кул хезмәте кулланып чыгарыла. 1917 елда предприятие ябыла, яңадан 1921 елда эшли башлый.

1925 елдан гипс ятмалары штольнялар ясау ысулы белән чыгарыла, гипс атлар җигелгән вагонеткалар белән өскә чыгарыла, аннан соң носилкалар һәм кул арбалары ярдәмендә баржаларга төялә. Бөек Ватан сугышы башлангач гипс чыгару күләме кими, һәм 1943 елда рудник ябылып тора, 1946 елда яңадан эшли башлый, елга 28,4 мең тонна продукция эшләп чыгара.

1950 елларның икенче яртысында предприятие камилләштерелә: тау токымын шартлату өчен электр ысулы кулланыла башлый, гипс ташын төплекләрдән самосвал машиналары белән чыгаралар, электр экскаваторлары белән төйиләр.

1970 елда рудникта – үзйөрешле бораулау җайланмасы, 1978 елда 0 дән алып 300 мм кадәр гипс фракцияләре алу мөмкинлеге биргән ваклау җайланмасы кулланыла башлый, 1985 елда шпурларны бораулау тулысынча механикалыштарыла. Алдагы елларда предприятиедә файдаланыла торган машиналар һәм механизмнар даими рәвештә яңартылып тора, бу предприятиенең тиз үсешенә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта гипс чыгаруның камералы-багана системасы кулланыла, гипс шпур алымы кулланылып бораулау ысулы белән чыгарыла.

Рудник шундый ук предприятиеләр арасында Россиядә 6 нчы урынны били, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шулай ук Идел буе һәм Урал федераль округлары гипс эшкәртү һәм цемент заводларын чимал белән тәэмин итүче иң зур предприятие.

Халкы башлыча «Кама Тамагы гипс чыгару руднигы» акционерлык җәмгыятендә эшли, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1957 елда – тулы булмаган урта, 1963 елда – урта, 1972 елда – тулы булмаган урта, 1977 елда – башлангыч, 1983 елда – тулы булмаган урта, 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Шулай ук мәдәният йорты, китапханә (1949 елдан), «Улыбка» балалар бакчасы (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Рябинушка» хор коллективы (2008 елдан), «Акварель», «Ласточка» (икесе дә 2009 елдан), «Берёзка» (2010 елдан) вокаль коллективлары; «Капельки» балалар хореография (2004 елдан) һәм «Детство» балалар вокаль коллективы (2009 елдан) эшли.

Поселок янында «Юрьев мәгарәсе» табигать истәлеге урнаша (1986 елдан).

Күренекле кешеләре

Б.И.Сибгатов (1987 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты.

Халык саны

2002 елда – 866,
2010 елда – 809,
2017 елда – 794 кеше (руслар – 53,1%, татарлар – 44,6%).