Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кайбыч районындагы поселок. Олы Кайбыч авылыннан 12 км көньяк-көнчыгыштарак, Зур Чокыр елгасының югары агымы буенда (Имәнле елгасы бассейны) урнашкан
1938 елда нигез салына. Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.
Хәзер Кошман авыл җирлеге составында.
Халкы күбесенчә урманчылыкта агач кисү һәм аны төяп җибәрү урынына чыгару белән шөгыльләнә, ярдәмче хуҗалыкларда эшли.
1938–2003 елларда – поселокта башлангыч мәктәп, 1968–2015 елларда клуб эшли.
2017 елда – 55 кеше (татарлар – 95 %).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.