- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Казан – Оренбург автомобиль юлы янында, Чистай шәһәреннән 16 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1930 елларда нигезләнә. 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.
Хәзер Татар Сарсазы авыл җирлеге составында.
1974 елдан авылда – «Ромашкинский» совхозы (үзәк утары – Татар Сарсазы авылы), 2005 елдан – «Сарсаз» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан «Чистай Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Элек (2006 елга кадәр) башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (2007 елга кадәр) эшли.
Авылда клуб (1990 елдан), китапханә (1966 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.
1938 елда – 652,
1949 елда – 381,
1958 елда – 284,
1970 елда – 340,
1979 елда – 133,
1989 елда – 213,
2002 елда – 209,
2010 елда – 177,
2021 елда – 137 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.