- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Кече Чирмешән елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 33 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новопоселённая Елтань исеме белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (XVIII йөз ахырында – XIX йөздә алпавытлар арасында Еремеевлар, Пятницкийлар, П.Н.Кречетников, В.Я.Рождественский, Д.М.Прокопович-Антонский була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Авыл Изгар авылының Рождество чиркәве приходына карый. 1885 елда земство мәктәбе ачыла (1903 елда 19 ир бала һәм 7 кыз бала укый).
XX йөз башында 2 җил тегермәне, тимерчелек, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 418 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Изгар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.
Хәзер Татар Ялтаны авыл җирлеге составында.
1931 елда «Красный Черемшан» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Киров исемендәге колхоз, 1957 елдан – «Алга» совхозы (икесенең дә үзәк утары – Изгар авылы), 1965 елдан «Искра» совхозы (үзәк утары – Чуаш Ялтаны авылы) эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Рус Ялтаны торулыгы (Буралы курган культурасы), Рус Ялтаны табылдыгы (болгар чоры) ачыклана.
1782 елда – 60 ир-ат;
1859 елда – 388,
1897 елда – 523,
1908 елда – 419,
1920 елда – 471,
1926 елда – 466,
1938 елда – 395,
1949 елда – 185,
1958 елда – 118,
1970 елда – 39,
1979 елда – 30,
1989 елда – 2,
2002 елда – 2 кеше (руслар),
2010 һәм 2021 елларда – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.