Географик урыны

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан, Удмурт Республикасы, Татарстан Республикасының Менделеев, Тукай, Түбән Кама, Мамадыш районнары белән чиктәш.

Алабуга районы территориясе буенча Акбаш – Әгерҗе тимер юлы, Казан – Уфа, Алабуга – Можга автомобиль юллары уза.

Гомуми мәгълүмат

Район 1930 елның 30 августында оештырыла.

Үзәге – Алабуга шәһәре.

Мәйданы – 1401,67 кв.км.

Халык саны 2017 елда – 85596 кеше (руслар – 51,7%, татарлар – 42,6%,).

Район составына 50 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Вятка губернасының Алабуга өязенә керә, 1920 елдан ТАССР составына кертелә, 1921 елдан – ТАССРның Алабуга, 1928–1930 елларда Чаллы кантонында.

1708 елларда Россия территориясен губерналарга бүлгәндә Алабуга Азов губернасы составына керә, аннан соң, аның карамагындагы территориясе белән Пенза шәһәренә теркәлә һәм Казан губернасына кертелә, 1719 елда Себер губернасының Вятка провинциясенә керә, 1727 елда кабат Казан губернасына теркәлә.

1780 елда Алабуга өязе Вятка наместниклыгы составына бирелә (1797 елдан Вятка губернасы). Өязнең мәйданы 7,4 мең кв. чакрым тәшкил итә.

1905 елга кадәр өяз 3 станнан, 1906 елдан – 4 станнан тора; 1897 елга кадәр аңа 20 волость, аннан соң 19 волость керә. 1890 елларда Макан-Пильга волосте Васильево, Асан волосте Алнаш итеп үзгәртелә. 1895–1897 елларда Бима һәм Тирсә волостьлары бетерелеп, Барҗы-Ятчи волосте оештырыла. 1910 елда – Новая Гора, Биләр, Поршур, 1913–1914 елларда Сарсак-Умга волостьлары оештырыла.

1916 елга өяз 23 волостьтан тора. Беренче станга (Үзәге – Алабуга) – Качкын, Казиле, Лекарево, Иске Ятчи, Трёхсвятская, Чиркәс, икенче станга (үзәге – Можга авылы) – Бемышево, Биләр, Васильево, Грахово, Можга, Новая Гора, Поршур, өченче станга (үзәге – Сарсак-Умга авылы) – Александр, Алнаш, Зур Кибән, Ильинка, Мушәк, Сарсак-Умга, дүртенче станга (үзәге – Пьяный Бор) – Барҗы-Ятчи, Кураково, Пьяный Бор, Салагыш волостьлары карый.

Халкы күбесенчә игенчелек (арыш, солы, арпа, борай, бодай, тары игү), шулай ук терлекчелек (аеруча ат үрчетү), балыкчылык, бакчачылык һәм төрле кәсепчелек (чыпта сугу, балта эше, мичкә, тәгәрмәч ясау, тимерчелек, итек басу, буяу-ману эше, сумала кайнату) белән шөгыльләнә. Халкының бер өлеше фабрика һәм заводларда эшли.

Алабуга өязендә пыяла, аракы куу, балавыз-шәм, чуен кою, сыра-бал ачыту, кыңгырау-чаң, шырпы, сабын заводлары (шул исәптән Кокшан һәм Бондюг химия заводлары, Бемышево бакыр эретү заводы) эшли.

Алабуга XIX йөздә ашлык сату үзәкләренең берсенә әверелә.

XIX йөз ахырында өяздә 46 земство (шуларның өчесе Алабугада), 5 министрлык, 14 чиркәү-приход училищеләре, 10 укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, 11 әҗнәби миссионерлык мәктәбе, 11 раскольниклыкка каршы мәктәп була.

1920 елда волостьларның бер өлеше – Вотяк автономияле өлкәсе, икенче өлеше ТАССР составына керә. 1921 елда Алабуга кантоны оештырыла. 1926 елда Алабуга кантонының мәйданы 4156 кв.км тәшкил итә, халык саны – 159758 кеше (шуларның 48,5%ы – руслар, 46,5%ы – татарлар, 3,2%ы – марилар; шәһәр халкы – 24471 кеше, авыл халкы – 135287 кеше). Кантон составына 353 авыл керә.

1924 елда кантонда 7 волость (Алабуга, Исәнбай, Камай, Костенеево (Кастинәй), Умга, Салагыш, Чиркәс) исәпләнә. 1928 елда Чаллы кантоны составына кертелә.

Оешкан вакытында Алабуга районыныа 1 шәһәр, 1 поселок, 67 авыл советы, 148 торак пункт керә, аларда 101149 кеше яши (руслар – 62627, татарлар – 35405).

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда Алабуга районыннан 1931 елда аңа килеп кушылган Бондюг районы бүленеп чыга. 1940 елда районның мәйданы – 1402 кв.км, халкы – 55,8 мең кеше, 32 авыл советы, 93 торак пункт исәпләнә.

1944 елның 19 февралендә Алабуга районының бер өлеше яңа оештырылган Костенеев (1944 елның 8 июненнән – Морт) районына бирелә (1954 елның 19 ноябрендә кире кайтарыла).

1960 елда район 1407,3 кв.км җир били, составында шәһәр советы, 13 авыл советы, 82 торак пункт була.

ТАССР да административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Алабуга районына Әгерҗе һәм Бондюг районнары кушыла. Мәйданы – 3944 кв.км, халкы – 71,9 мең, 54 авыл советы, 232 торак пункт исәпләнә.

Әгерҗе (1964 елның 4 марты) һәм Менделеев районнары (1985 елның 15 августы) Алабуга районы составыннан чыккач, территориясе 1270 кв.км га кадәр кими, халкы – 9,5 мең кеше, 13 авыл советы, 51 торак пункт кала.

Районның хәзерге чикләре Менделеев районы Бехтерев авыл советын (1988 елның 11 февралендә күчә), Тарловка шифаханәсе поселогын (2010 елда авыл статусын ала) кертеп исәпләнә.

2017 елга Алабуга районының мәйданы 1401,67 кв.км тәшкил итә, халык саны – 85596 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, 79448 кеше, руслар – 50,7%, татарлар – 42,5%, марилар – 3,7%, удмуртлар – 0,8%, шәһәр халкы – 73817 кеше, авыл халкы – 11779 кеше). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 62,84 кеше.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 50 торак пункт керә, алар бер шәһәр һәм 15 авыл җирлегенә бүленгән: Алабуга шәһәре (аның составына Тарлау авылы керә); авыл җирлекләре:

  • Илмәт (Илмәт, Көек, Ядегәр авыллары);
  • Бехтерево (Бехтерево, Гәр авыллары);
  • Олы Елово (Олы Елово авылы);
  • Олы Качык (Олы Качык, Олы Тарлау авыллары, Малоречинский поселогы);
  • Олы Шүрнәк (Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк, Үмәк авыллары, Красная Горка поселогы);
  • Костенеево (Костенеево, Котловка, Покровский, Свиногрье, Казиле авыллары);
  • Лекарево (Лекарево, Олы Армалы, Яңавыл, Иске Армалы авыллары),
  • Морт (Морт авылы);
  • Мурзиха (Яңа Мурзиха, Токмаш авыллары);
  • Поспелово (Поспелово, Мальцево авыллары, Луговой поселогы);
  • Иске Күклек (Иске Күклек, Атиаз, Чиркәс, Түбән Күклек авыллары, Мишка-Овраг, Салкын Чишмә поселоклары);
  • Иске Юраш (Иске Юраш, Сосновый Юраш авыллары);
  • Танай (Танай, Колосовка, Хлыстово авыллары);
  • Татар Дөм-Дөме (Татар Дөм-Дөме, Айталан авыллары);
  • Яковлево (Яковлево, Бессониха, Яңа Анзирка, Черенга, Чыршы, Мамыловка авыллары).

Рельеф

Алабуга районы территориясе Вятка-Кама калкулыгының көньяк өлешендә урнашкан. Рельефы субүләрләренең уртача биеклеге 160-170 м. лы, көнбатыш юнәлешенә таба авыш булган баскычлы, дулкынлы тигезлектән гыйбарәт.

Көнчыгыш өлеше субүләрләренең биеклеге 200 м. га, көнбатыштагылары 150 м. га җитә. Максималь биеклеге Кама елгасының уңъяк яр буе калкулыкларына тәңгәлләшә (232 м, Котловка һәм Покровское торак пунктлары арасындагы “Котловка орысы”). Минималь биеклеге Вятка елгасы тамагына туры килә (56 м). 80 м биеклектә урнашкан Вятка-Кама тугае рельефның түбәнге баскычы санала.

Югарырак калкулыклы-дюналы рельефлы тугай өсте террасасы күтәрелә. Районның төньяк һәм үзәк өлешләрендәге субүләрләр меридиональ юнәлештә, ә көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләрендә киңлек юнәлешендә.

Субүләрләр рельефы төзелешендә 2 ярус күренә: түбәнге – 150–160 м биеклекләрдә һәм югарыгы – 200–220 м биеклекләрдә, түбәнгесеннән төгәл ачык киртләч белән аерылып тора.

Елга үзәннәренә күп санда ерымнар, сызалар төшә, аеруча Кама (Котловка һәм Танай авыллары арасында) һәм Вятка (Зур Елово авылы янында) елгаларының югары террасаларында, Алабуга шәһәренең төньяк читләрендә.

Файдалы казылмалар

Алабугада нефть һәм руда булмаган файдалы казылмаларның шактый запаслары бар. Ягулык-энергетика чималы ятмалары Алабуга, Комарово һәм Беренче май нефть чыганакларыннан гыйбарәт. Нефть чыганаклары “Прикамнефть” нефть-газ чыгару идарәсе тарафыннан эшкәртелә.

Руда булмаган файдалы казылмалардан районда комлы-чуерташлы материаллар, ком, кирпеч-чирәп чималы, карбонатлы токымнар бар, алар төзелеш индустриясендә кулланыла.

Климаты

Климатына чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм тотрыклы кар капламлы кыш хас. “Алабуга” метеорология станциясе мәгълүматлары буенча, 1966–2004 елларда уртача еллык һава температурасы +4 °С, гыйнвар –12,8 °С (абсолют минимум – 42,4°С), июль +19,9 °С (абсолют максимум +36,8°С). Рельеф төзелешенең үзенчәлекләре һәм район территориясендә зур Түбән Кама сусаклагычының булуы температура режимына, аерым алганда, салкын булмаган чорга шактый тәэсир итә.

Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 161 (30 сентябрьдән 21 апрельгә кадәр) көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 552 мм, җылы чорда 378 мм тәшкил итә.

Тотрыклы кар катламы 145 көн ята (ноябрь уртасында барлыкка килә, апрельнең 2 нче декадасына кадәр дәвам итә). Кар катламының уртача биеклеге – 51 см (30–81 см булырга мөмкин, ТР территориясендә иң зурысы).

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көнбатыш (21,4%) һәм көньяк-көнбатыш (17,3 %).

Су ресурслары

Алабуга районы территориясе көнбатышта Вятка елгасы, көньякта Кама елгасы белән чикләнә. Территориянең көнбатыш өлеше Вятканың сул кушылдыклары – Үмәк һәм Әнҗерә елгалары белән, көнчыгыш өлеше Каманың уң кушылдыклары – Туйма (1978 елдан ТРның табигать истәлеге) Танай елгалары белән бүлгәләнә.

Вятканың сул яр буе тугаенда (Зур, Подгорный, Киндер күлләре) һәм Каманың уңъяк ярбуе тугаенда (Запесочье, Бока, Криуша, Подборное, Двуисточное) старица күлләре күп.

Район территориясендәге иң зур Кама елгасы Удмурт Республикасында, Алабуга шәһәреннән 400 км ераклыкта башлана. Аның елга юлы киң тотрыклы, ярлары асимметрик сөзәклекле (текә уң һәм яссы сул) киң тугае бар. Район буйлап сузылган агымы суднолар йөрешле. Суднолар йөреше 6 айга сузыла.

Каманың иң уң зур кушылдыгы – Вятка елгасы. Чишмә башы шулай ук Удмурт Республикасында, Кама чишмә башыннан 80 км ераклыкта. Елганың киңлеге район чикләрендә 200 м дан 800 м га кадәр, тирәнлеге 10 м га җитә. Төп сул кушылдыклары – Үмәк һәм Әнҗерә елгалары.

Каманың уң кушылдыклары – Туйма, Танай һәм башка кечкенә елгалар. Туйма елгасы Алабуга районында түбәнге агымда. Танай елгасы Малореченский поселогыннан төньяктагы субүләрнең көнчыгыш сөзәклеге ерымнары һәм сызаларыннан башлана һәм Кама кушылдыгы Криуш елгасына коя.

Туфрак

Районның туфрак капламын күбесенчә көлсу һәм соры урман туфраклары формалаштыра. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре мәйданының 50%тан артыгын яссы субүләрләрнең делювиаль һәм элювиаль утырмаларында һәм аларның авышлыкларының югары өлешендә формалашкан ачык соры һәм соры урман балчыксыл туфраклар били.

Туйма – Кама елгалары арасында авышлыкларның түбәнге өлешендә карбонатлы токымнарда гранулометрик составы буенча авыр балчыксыл һәм балчыклы караңгы соры урман туфраклары таралган.

Вятканың сул яры буйлап дүртенчел чор утырмаларында гранулометрик составы буенча җиңел балчыксыл кәсле-уртача көлсу туфраклар таралган.

Туйма елгасының уңъяк яры буйлап һәм Танай елгасының сул яры буйлап аларның түбәнге агымнарында борынгы аллювиаль комнарда аз гумуслы кәсле-көлсу комсыл туфраклар барлыкка килгән. Вятка һәм Кама елгалары һәм аларның кушылдыклары тугайларында аллювиаль кәсле туендырылган туфраклар.

Флора

Районда урманнар, болыннар һәм көтүлекләр бар. Иң зур урманнары – “Зур наратлык”, “Кече наратлык”, “Танай урманы” – “Түбән Кама” милли парк составына керә (1991 елда нигезләнә, гомуми мәйданы – 26460 гектар, шул исәптә Алабуга районы территориясендә – 17067 гектар).

“Зур наратлык” Алабуга шәһәреннән 8 км ераклыкта Кама елгасы һәм аның кушылдыгы Туйма елгасы субүләрендә урнашкан. Анда караңгы ылыслы һәм киң яфраклы токымлы нарат урманнары, үлән-куаклыклар ярусында урман-дала һәм тайга үсемлекләре (миләш, урман зелпесе, сөялле кабар агачы, нарат җиләге, кара җиләк, яшел каеш яфрак, абага, кара абага) үсә.

“Кече наратлык” урман массивында уртача яшьтәге һәм юкә, имән катнашлы җитлеккән нарат урманнары, аерым урнашкан чыршылыклар үсә. Көньяктагы урман алды торфлы сазлык һәм тал һәм зирек куаклыклары үскән тугайлы болыннар белән чиктәш.

Танай урманы (элеккеге Танай дачасы) – Каманың төп ярында утыртылган урман, нарат, карагач утыртмаларын, ак тирәк “утраучыкларын” үз эченә алган. Аның янәшәсендәге территорияне коры үзәнлекле болыннар били (каурый кылган, болын канәфере, болын каен җиләге, аралаш яфраклы чынтыяна, сары мәтрүшкә, гади мәтрүшкә, дару күз уты).

Вятка елгасы һәм аның сул кушылдыгы Әнҗерә субүләрендә имәнле һәм юкәле киң яфраклы урман – элеккеге Морт дачасы урнашкан, хәзер Алабуга урманчылыгы Морт участок урманчылыгының урман кварталлары.

Алабуга шәһәре һәм Танай авылы янында Кама тугаенда Кама-Криуш тугайлыгы сакланган, анда Танай һәм Алабуга тугай болыннары, күп санда старица күлләре, кара тирәлек һәм имәнлекләр бар.

Урманнар 20440 гектар мәйданны били, шул исәптә урман үсемлекләре белән капланган мәйдан – 18178 гектар. Территориянең урманлылыгы 13,4% тәшкил итә. Күп тамырлы үсемлекләрнең 1259 төре исәпләнә.

Фауна

Хайваннар дөньясында поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, селәүсен, бурсык, урман сусар, ләтчә, тиен яши.

Милли парк территориясендә кошларның 180 төре очрый, шул исәптә оя корып яшәүчеләрнең 136 төре бар. Гадәттә кара тилгән, тавык карчыгасы, гади кыр үрдәге, гади акчарлак, соры челән, тәлләтәвеч, зур чуар тукран, күкшә һәм башкалар яши. Кошларның сирәк төрләре – байгыш, соры ябалак, озын койрыклы ябалак, поляр ябалак (ак ябалак), елга каракошы, гади торымтай, яр песнәге, эрбет чыпчыгы, кара башлы шаркылдык кош һәм башкалар.

Шулай ук фаунада җир-су хайваннары (шул исәптә сирәк очрый торган төрләре – кикрикле тритон, соры гөберле бака), сөйрәлүчеләрнең 6 төре (сирәк очрый торган төрләре – гади кара елан, бакыр елан, җизбаш) бар.

Ихтиофаунада балыкларның 16 төре яши: чуртан, судак, берш, сазан, корбан балык, синец, җумба, җәен һәм башкалар.

Районның хайваннар дөньясында умырткалыларның 299 төре исәпләнә (ТРдагы барлык умырткалыларның 71%ы). Төрләрнең күп төрлелек коэффициенты (күп тамырлы үсемлекләрнең 1259 төрен исәпкә алып) 0,89 тәшкил итә, Яшел Үзән (1,0) һәм Мамадыш (0,99) районнарыннан кала иң зур күрсәткеч.

Чишмәләр

Район территориясендә чишмәләр күп, алар арасында Кече наратлыкта “Дәвалаучы Пантелеймон изге чишмәсе” (И.И.Шишкинның “Алабуга янындагы изге чишмә” картинасында гәүдәләндерелгән, 1886 ел), Танай урманындагы тирән сыза сөзәклегендәге “Урман әкияте”, Зур наратлыкның төньяк-көнбатышында “Толкушка” чишмәсе.

Отарка һәм Подборное старица күлләре янында Зур наратлыкның тугай өсте террасасында ял йорты һәм балалар сәламәтләндерү лагеры урнашкан. Танай урманында чаңгы трассасы салынган. Красная Горка урыны күзәтү мәйданчыгыннан Кама киңлекләре күренеше ачыла (И.И.Шишкинның “Алабуга янындагы Красная Горка” картинасында гәүдәләндерелгән, 1852 ел).

Икътисад

Алабуга районы нефть сәнәгате үсеш алган төбәк булып санала. Сәнәгать предприятиеләре башлыча район үзәгендә урнашкан.

  • Район нефть сәнәгатенә – “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Прикамнефть” идарәсе, “Татнефтьбурение” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Алабуга бораулау эшләре идарәсе, “ПрикамНефтеСтройСервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,
  • автомобиль сәнәгатенә – “АлаЗ” җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте,
  • төзелеш сәнагатенә – тимербетон эшләнмәләр заводы, 2 асфальт-бетон заводы, “Стройинвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Алабуга керамикасы” акционерлык җәмгыяте,
  • азыктөлек-эшкәртү сәнәгатенә – “Алабуга сөте” акционерлык җәмгыяте, “Эссен Продакшн АГ” акционерлык җәмгыяте, “Алабуга ит консервлау комбинаты” акционерлык җәмгыяте, “Алабуга азыктөлек комбинаты” ябык акционерлык җәмгыяте керә.

“КамПолиБэг” сәүдә-җитештерү компаниясе” һәм “Алабуга бөкеләү һәм пластмас эшләнмәләр предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

1998 елда “АлаЗ” җитештерү берләшмәсе” территориясендә Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып, “Алабуга” ирекле икътисади зона оештырыла (2005 елдан махсус икътисади зона (МИЗ)). Аның кысаларында “АлаЗ” һәм Германия, Италия, Кипр, Чехия, Швеция фирмалары катнашында пассажир автобуслары, кабызу системалары, автомобильләр өчен коррозиягә каршы мастиклар җитештерү буенча берничә уртак предприятие булдырыла. “Алабуга” МИЗ мәйданы – 16,5 кв.км.

2017 елга МИЗда 48 резидент була, алар арасында – “Форд Соллерс Алабуга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (автомобильләр һәм Ford бренды двигательләре җитештерү заводы, FordSollers уртак предприятиенең бүлендек предприятиесе), “КастамонуИнтегрейтед Вуд Индастри” (МДФ, ДСП һәм ОСБ плитәләр җитештерү), “АутомативГласс Альянс Рус” (автомобиль пыялалары җитештерү), “ТракьяГласс Рус” (төзелеш пыяласы, көзгеләр җитештерү), Интерскол-Алабуга (электр инструментлары), ROCKWOOL (җылыту өчен, тавыш һәм уттан саклау материаллары), “ЭФТЕК (Алабуга)” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (автомобиль сәнәгатендә эретеп ябыштыру һәм буяу эшләре өчен саклагыч һәм герметик полимер материаллар), “Ак Дача Алабуга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (яшелчә һәм салат продукциясен эшкәртү), “СарияБиоИндастрис Волга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (техник һәм терлек азыгы мае һәм сөяк оны җитештерү) бар.

Аграр сектор Алабуга районы икътисадының мөһим тармакларының берсе санала. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 2017 елда 84838 гектар мәйданны били (2002 елда – 100,2 мең гектар), шул исәптә сөрүлек җирләр – 58784 гектар (66,2 мең гектар). Үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, умартачылык үсеш алган. Уҗым һәм сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, борчак, кукуруз игелә.

2017 елда районда 11 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли: “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 8 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (“Морт” , “Яшь көч”, “Светлая долина”, “Вятские зори”, “Костенеево”, “Алабуга”, “Бехтерево”, “Вятский берег” агрофирмалары), “Алабуга ашлык кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыяте, “Новый Юраш” агрофирмасы” ябык акционерлык җәмгыяте, шулай ук 35 крәстиян-фермер хуҗалыклары.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 2017 елда Алабуга районында эшләгән оешмалар:

  • Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты, Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының Алабуга филиалы,
  • 4 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (медицина училищесе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесе, мәдәният һәм сәнгать көллияте, политехника көллияте),
  • 25 гомуми белем бирү мәктәпләре (алар арасында 18 – урта, 4 – төп, 1 – башлангыч, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәпинтернат, сәламәтлекләре чикле балалар өчен 7 нче мәктәп),
  • 42 балалар бакчасы.

Өстәмә белем бирү системасында 15 учреждение эшли (шул исәптә 2 музыка, 2 сәнгать, 4 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе).

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә 2017 елда 16 музей, 28 клуб учреждениеләре (шул исәптә шәһәр һәм район мәдәният йортлары, “Колос” мәдәният йорты, 16 авыл мәдәният йорты, 9 авыл клубы), 26 китапханә (үзәк район, үзәк балалар, яшьләр, 3 шәһәр филиаллары, 20 авыл китапханәсе), “Космос” спорт-сәламәтләндерү комплексы (“Иллюзион” һәм “Бруклин”) эшли.

280 үзешчән коллектив теркәлгән, шуларны 24е “халык” исемен алган. Район мәдәният йорты каршында халык коллективлары эшли:

  • “Вечер” вокалинструменталь ансамбле (1997 елдан, 1996 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.М.Трофимов),
  • “Балкыш” вокал ансамбле (1990 елдан, 1995 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Р.М.Кашапова),
  • “Элегия” вокал ансамбле (1991 елдан, 1996 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Н.М.Кучерявенко),
  • “Алнур” вокалинструменталь ансамбле (1995 елдан, 2000 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – А.А.Шәйдуллов).

Авыл мәдәният йортлары каршында халык коллективлары эшли:

  • Бехтеревода – “Сударушка” рус фольклор ансамбле (1985 елдан, 1998 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – М.Р.Раимҗанов),
  • Олы Еловода – “Надежда” вокал ансамбле (1986 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Е.Н.Евдокимова),
  • Мальцевода “Мастерская чудес” декоратив-гамәли иҗат үзешчән коллективыл (1990 елдан, 2015 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Т.Л.Кучина),
  • Мортта – “Юность” бию ансамбле (1984 елдан, 1990 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Е.А.Егорова) һәм “Мим” балалар театр коллективы (2009 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Л.М.Фәрхетдинова),
  • Поспеловода – “Повилика” вокал ансамбле (1997 елдан, 2000 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – А.М.Власов).

1990 елда Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы булдырыла. Мәйданы – 131 гектар, саклаулы зона мәйданы – 491,5 гектар, аңа 184 тарихи ядкәрләре һәм мәдәни мирас объекты керә, шуларның 6 сы – федераль, 106 сы – республика, 72 се – төбәк әһәмиятендә. Төп фонд 38902 саклау берәмлегеннән тора. 1995 елдан музей-тыюлык федераль билгеләнештәге тарихи-мәдәни мирас объектлары исемелегенә кертелә.

Музей-тыюлык составына:

  • И.И.Шишкинның мемориаль музей-йорты,
  • Н.А.Дурова музей-утары,
  • М.И.Цветаеваның әдәбият музее,
  • “Портомойня” музее,
  • Көмеш гасыр китапханәсе,
  • В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицина музее,
  • Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе,
  • Шәһәр тарихы музее,
  • Интерактив остаханәләр,
  • “Трактир” музей-театры,
  • күргәзмә залы,
  • сәнгать салоны,
  • “Алабуга” шәһәрлеге” тарих-археология комплексы,
  • Хәтер музее,
  • Заманча этносәнгать музее керә.

2008 елдан Алабуга музей-тыюлыгы башлангычында ел саен бөтенроссия Спас ярминкәсе уздырыла, ул Алабуга районының туристлык бренды булып санала. Анда декоратив-гамәли иҗат осталары, Россия Федерациясе һәм якын һәм ерак чит илләрдәге шәһәрләрдән халык иҗаты кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталары катнаша (2018 елда 175 шәһәрдән 860тан артык оста катнашкан, ярминкәдә 200 меңнән артык кеше була).

Ярминкә кысаларында Бөтенроссия чаң чыңы фестивале уздырыла (2018 елда 34 шәһәр һәм авылдан 90 чаң сугучы катнаша).

8 чиркәү, 3 гыйбадәтханә, Казан-Богородица хатын-кызлар монастыре, 10 мәчет эшли.

Район территориясендә таш гасырдан алып Идел буе Болгар дәүләте чорына караган якынча 80 археология истәлеге табыла (шул исәптә 7 шәһәрлек, 40 туктаулык һәм авыллык, 12 грунттагы һәм 2 курган каберлеге бар).

Алабугада 1906 елның 18 мартыннан 30 декабренә кадәр “Елабужская газета”сы чыга, 1917 елда “Елабужская жизнь”, “Елабужская рабочая газета” һәм “Крестьянская газета Елабужского уездного земства” газеталары, 1918 елда – “Известия Елабужского исполнительного комитета Совета рабочих и крестьянских депутатов”, “Луч коммунизма”, 1919 елда – “Красный путь”, 1933 елда – “За пятилетку”, 1936 елда – “Сталинский путь”, 1956 елда – “Вперед”, 1960 елда – “Новая Кама” – “Яңа Кама”, 1986 елда – “Вестник ЕлАЗа”, 1988 елда – “Вечер Елабуги” газеталары чыга.

1918 елдан “Чулман” беренче совет газетасы татар телендә чыга, 1919 елның августында “Кызыл юл”, 1933 елда –“Бишьеллык өчен”, 1936 елда – “Сталин юлы, 1956 елда – “Алга” итеп үзгәртелә. 1962 елдан “Новая Кама” газетасының дубляжы буларак чыга.

1991 елның февраленнән Алабуга районында татар телендә “Алабуга нуры” газетасы чыга.

Моннан тыш, Алабугада удмурт телендә газета (“Гудыри”, 1918 елның 31 октябреннән 1919 елның апреленә кадәр) һәм мари телендә (“Тул”, 1920 елның 12 маеннан 1921 елның 18 ноябренә кадәр) газеталар чыгарыла.

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, тиз медицина ярдәме күрсәтү станциясе, Морт участок хастаханәсе, Костенеево амбулаториясе, стоматология поликлиникасы, 23 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт

Алабуга спорт инфраструктурасына 255 спорт корылмалары керә, шул исәптә 2 стадион, 78 уен кырлары һәм тимераяк юллары,чаңгы трассалары булган ачык спорт корылмасы, 45 стандарт һәм 66 стандарт булмаган спорт заллары, 5 ябык йөзү бассейны, Җиңел атлетика манежы, атлар манежы, Боз сарае, 3 чаңгы базасы, 3 тир, 21 уен мәйданчыгы, 9 урам тренажерлары, 16 шугалак бар.

Танылган кешеләре

Алабуга районында туган күренекле кешеләр:

  • Советлар Союзы Геройлары П.С.Сафронов, С.П.Спирьков, Б.С.Шабалин,
  • Дан орденының тулы кавалеры П.И.Захаров,
  • РФ Герое А.Н.Епанешников,
  • Хезмәт Герое С.К.Краснопёров,
  • СССР Дәүләт бүләге лауреаты Н.Н.Пузырёв,
  • ТР Дәүләт бүләге лауреатлары А.В.Овчинин, П.С.Талапин,
  • хакимиятхуҗалык эшлеклеләре П.Я.Ватажников, В.Я.Захаров,
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре А.З.Аббасов, Р.В.Амбарцумян, В.И.Афанасьев, Т.Г.Әхмәтов, И.Ә.Бәдриева, Ф.И.Бәширов, В.М.Бехтерев, А.С.Богатырёв, В.И.Виноградов, Б.Т.Гали, М.Ф.Ганиев, А.Н.Гафаров, Г.И.Герасимов, Б.А.Гильванов, В.М.Горохов, А.А.Дерюгин, Ф.И.Ермаков, А.М.Кәлимуллин, В.П.Котельников, А.М.Кочнев, К.И.Невоструев, М.Ф.Ортин, Н.В.Пинегин, И.А.Полиевктов, А.П.Пухачёв, Л.А.Растригин, С.Т.Романовский, А.И.Силин-Бекчурин, А.И.Созутов, Д.И.Стахеев, И.И.Тютиков, А.В.Фуженкова, Ә.Г.Һадиуллин, Р.Б.Хисаметдинов, С.П.Целищев, Б.Н.Шапуков, И.И.Шишкин,
  • хоккейчы, дөнья чемпионы Я.А.Селезнёв.

Юкка чыккан авылларның күренекле кешеләре:

  • З.М.Миңнәхмәтов (1947 елда туган, Борисово поселогы) – рәссам, график, педагог, Алабугада И.И.Шишкин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбен оештыручыларының берсе һәм беренче директоры (1972–1982 еллар);
  • М.М.Мулләхмәтов (1922 елда туган, деревня Вотяк Юрашы) – Ленин исемендәге колхоз рәисе (1958–1983 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;
  • П.С.Сафронов (1925, Моркваши авылы – 1995) – Советлар Союзы Герое, Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.