Урнашуы

Татарстанның көнбатышында, Каратун тимер юл станциясеннән (Ульяновск–Зөя тимер юлы) 57 км көнчыгыштарак, Идел елгасының уңъяк ярында (Кама тамагына каршы) урнашкан.

Казаннан 117 км ераклыкта.

Административ-территориаль буйсынуы

Беренче исеме – Богородский. 1920 елга кадәр Богородский – Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантоны составында. 1925 елдан хәзерге исемен йөртә.

1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы районы үзәге. 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан – яңадан район үзәге.

Шулай ук Кама Тамагы шәһәр җирлеге үзәге.

Тарихы

XVII йөз башында балыкчылар поселогы буларак нигез салына. Халкы Казан архиерей йортыныкы булып исәпләнә, 1764 елда секуляризациядән соң – экономик, 1743 елдан дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – бакчачылык (халкының яртысы), елга судноларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук таш, известь, алебастр, күкерт табу таралган була.

Идел һәм Кама елгалары кушылган җирдә урнашкан авыл йөкләрне төяп җибәрү зур базасы була. Биредә Идел һәм Кама буйлап ике юнәлештә барган суднолар төялә һәм ремонтлана. Яр буенда урнашкан амбарлар һәм складлар берничә чакрымга сузыла. Йөк төяү һәм ремонт эшләре вакытында (май–июнь) бирегә 10 меңләп крәстиян эшкә килә (бу вакытта авылда 20 артык пекарня эшли), ә бер үк вакытта җыелган суднолар саны 200 җитә. 1859 елда пристаньдә 9594 пот арыш оны, 18160 пот арыш, 18568 пот җитен орлыгы, 72296 пот тимер, 397 пот тимер эшләнмәләр, 1897 елда 500 меңләп төрле йөк, башлыча ашлык җибәрелә.

Богородское шулай ук зур сәүдә авылы була. 1859 елгы мәгълүматларга караганда биредә 2 мең пот он, 3 мең пот ит һәм тозланган ит, 4 мең пот ярма сатыла.

Агач Рождество Богородицы чиркәве 1692 елдан мәгълүм, 1802 елда приход халкы акчасына Петр һәм Павел, Казан Изге Мәрьям Ана чиркәве хөрмәтенә янкормалары булган өч престоллы таш храм төзелә (1930 елда ябыла һәм кирпечләргә сүтелә, алардан банк бүлекчәсе, мунча һәм су каланчасы төзелә). Чиркәү приходына Заовражный Каратай авылы (хәзер шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы составында) халкы да карый.

XIX йөздә авылны ваба чиреннән коткарып калган Казан Мәрьям Ана иконасы могҗиза тудыручы икона итеп хөрмәтләнә. Икона табылу көне бәйрәм ителгәндә (8 (21) июль һәм 22 (4) октябрь/ноябрь) чиркәүдәге гыйбадәткә һәм хач күтәреп тантаналы йөрүгә Казан губернасының Тәтеш өязеннән паломниклар килә.

Авылда шулай ук 2 кәшәнә: беренчесе (башта агач) 1802 елда элекке чиркәү урынында төзелә; 1888 елда крәстиян П.И.Силантьев акчасына император Александр III һәм аның гаиләсенең поезд хәләкәтендә могҗизалы котылуы истәлегенә яңартылган таш кәшәнә төзелә; икенчесе 1890 елларда крәстиян Г.Я.Горелов акчасына тәхет варисы Николай Александровичның, Япониядә аңа булган һөҗүмнән соң, могҗизалы котылуы хөрмәтенә төзелә.

1845–1853 елларда авылда – Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе, 1867 елдан – чиркәү-приход мәктәбе, 1869 елдан вакытлыча файдалануга алынган бинада урнашкан земство мәктәбе эшли, Тенеш авылыннан да укучылар килеп укый. 1848 һәм 1872 елларда уку йорты барлык уку ярдәмлекләре белән ике тапкыр яна. 1885 елда – 57 ир бала һәм 12 кыз бала, 1895 елда – 62 ир бала һәм 18 кыз бала, 1910 елда 87 ир бала һәм 45 кыз бала укый.

1872–1875 елларда авылда шулай ук дьякон Л.Агатицкий ачкан хосусый кыз балалар мәктәбе, 1892 елда кыз балалар өчен чиркәү-приход мәктәбе эшли.

XX йөз башында монда волость идарәсе урнаша; земство хастаханәсе, Халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек оешмасы, кредитлау ширкәте, почта-телеграф бүлекчәсе, 1 казна шәраб һәм 16 вак-төякләр кибете, 3 сыраханә, 8 тегермән, 2 тимерче алачыгы, пароход пристане эшли; шимбә саен базар үткәрелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4520,4 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Совместный труд» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган «Ленинский путь» колхозы (үзәк утары Уразлы авылында) составында, 1964 елда «Кама» колхозы итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Кама» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда – «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Поселокта «Камамбер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сыр һәм сыр ашамлыклары җитештерү заводы (2018 елдан), «Уют +» икмәк һәм икмәк әйберләре пешерү предприятиесе (1999 елдан) эшли.

Халкы 4 крәстиян-фермер хуҗалыгында (үсемлекчелек, терлекчелек), шәхси ярдәмче хуҗалыкларда башлыча авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

Революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – тулы булмаган урта мәктәп (1937 елда яңа бина төзелә), 1938 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында Антоновка, Красновидово, Сөйки торак пунктларыннан укучылар яшәгән интернат эшли.

1947 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 1956 елда ике мәктәп берләштерелә (1961 һәм 1990 елларда уку йорты кирәк-яраклары өчен яңа биналар төзелә).

1996 елда поселокта тулы булмаган урта татар мәктәбе ачыла, 2001 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният

Поселокта Үзәк район хастаханәсе, район мәдәният йорты (1966 елдан), балалар музыка мәктәбе (1968 елдан; шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны поселогында филиалы һәм Тәмте авылында бүлекчәсе бар), спорт мәктәбе (2001 елдан), үзәк (1920 елдан) һәм балалар (1947 елдан) район китапханәләре, «Радуга» (1972 елдан) һәм «Солнышко» (1979 елдан) балалар бакчалары бар.

Мәдәният йорты каршында: «Вересень» ветераннар хоры (2004 елдан, 2005 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – З.В.Шулаева), «Тау ягы» фольклор ансамбле (2012 елдан), «Заваленка» театр коллективы һәм «Илһам» баянчылар ансамбле (икесе дә 2016 елдан); «Ассоль» (2016 елдан) һәм «Камские звездочки» (2017 елдан) балалар хореография коллективлары эшли.

2019 елда Карамалы елгасы буенда төзекләндерелгән «Лето» пляжы ачыла.

1996 елда поселокта – беренче, 2013 елда – икенче мәчет, 2005 елда Рождество Богородицы чиркәве төзелә.

1992 елда поселокта төбәк тарихы музее ачыла (1987 елда М.А.Драгунова нигез сала; 2007 елдан яңа бинада). Экспозиция мәйданы – 236 кв.м, фондларында 8200 артык саклау берәмлеге исәпләнә.

Экспозиция биш залда урнашкан, торак пунктлары тарихы һәм районның табигать шартлары, Советлар Союзы Герое М.А.Чирков, Дан орденының тулы кавалеры Н.Г.Ларягин, Бөек Ватан сугышында һәм җирле конфликтларда катнашкан башка шәхесләр, танылган якташлар, районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге үсеше турында мәгълүмат тәкъдим ителгән.

2012 елда Туфан Миңнуллин музее ачыла. Мәйданы – 124,3 кв.м. Беренче катта драматургның шәхси китапханәсе һәм әйберләре, документлар, фотосурәтләр, язу кирәк-яраклары, һ.б.; икенче катта уку залы, дәресләр һәм лекцияләр уздыру өчен бүлмә урнашкан.

2005 елда Җиңү Паркы ачыла, паркта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә мемориал, Әфган сугышында һәм җирле конфликтларда катнашучыларга, чик сакчыларына һәйкәлләр, Советлар Союзы Герое М.А.Чирков һәм 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Н.Г.Ларягин бюстлары, шулай ук хәрби техника (76 һәм 86 мм туплар, БМП-1) куелган.

2018 елда «Камский трофей» кунакханә комплексы эшли башлый, аңа кунакханә, VIP өйләр, төзекләндерелгән территория, ресторан, мунча һәм SPA комплексы керә.

2019 елда Т.Миңнуллин паркы ачыла, анда фонтан, утыргычлары булган ачык эстрада, балалар уен комплексы, беседкалар төзекләндерелгән, шулай ук язучы бюсты куелган.

Поселок янында археология истәлекләре: Кама Тамагы II (югары палеолит – элекке мезолит, неолит, соңгы бронза), III (таш гасыр – соңгы бронза), IV (неолит, соңгы бронза), Кама Тамагы авыллыклары I һәм II (Имәнкискә культурасы); «Лобач» табылдыгы I, III, IV, V (югары палеолит, мезолит) һәм VI (югары палеолит, неолит); «Лобач» туктаулыгы II (югары палеолит) һәм VII (мезолит һәм неолит) табыла.

Поселоктан көнчыгыштарак «Лобач тавы» табигать тыюлыгы урнашкан (1991 елдан).

Спорт

Поселокта стадион (2018 елда ачыла, ясалма өслекле футбол кырын һәм 200 урынга исәпләнгән трибуналарны, ясалма өслекле теннис кортын, мини-футбол һәм волейбол-баскетбол мәйданчыкларын, хоккей коробкасын, ясалма өслекле йөгерү юлларын берләштерә), «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы (2011 елда ачыла, 2 бассейнны, спортның уен төрләре өчен күп функцияле спорт залын, тренажерлар, көрәш һәм гимнастика залларын берләштерә) бар.

2016 елдан Кама Тамагында ел саен «Волга Кама» балык тоту чемпионаты һәм «Камская уха» фестивале үткәрелә.

Күренекле кешеләре

С.Н.Карасёв (1948 елда туган) – механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

В.В.Кудряшов (1950 елда туган) – тренер (акробатика), РСФСРның атказанган тренеры, шәкертләре арасында – СССР, дөнья чемпионнары, Европа чемпионатында һәм Дөнья кубогына ярышларда көмеш медаль алучылар.

Хакимият-хуҗалык хезмәткәре (1980–1987 елларда Кама Тамага районы халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе) К.С.Баязитов; хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССРның атказанган мелиораторы (1978-1983 елларда — КПССның Кама Тамага район комитеты секретаре, 1985–1990 елларда беренче секретаре) А.А.Ефремов; ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган агрономы (1968–1976 елларда Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идәрәсендә баш агроном) Ф.Ф.Минһаҗевның тормышы һәм эшчәнлеге шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы белән бәйле.

Халык саны

1646 елда – 80,
1782 елда – 557 ир-ат;
1859 елда – 1581,
1897 елда – 1819,
1908 елда – 2082,
1920 елда – 2530,
1926 елда – 2536,
1938 елда – 3225,
1979 елда – 4005,
1989 елда – 5000,
2002 елда – 4451,
2010 елда – 4482,
2017 елда – 4718 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар – 58,9%, руслар – 37,5%).