- РУС
- ТАТ
2001 елның 20 октябрендә ачыла. Ике катлы кирпеч бинаның 2 нче катын һәм 1 нче катының бер өлешен алып тора. Экспозиция мәйданы — 206,8 м2, фондларында 1086 саклау берәмлеге исәпләнә.
Экспозиция ике залда урнашкан. «Борынгы заманнардан алып 1917 елга кадәр төбәк тарихы» бүлегендә экспозициягә археологик коллекция, дворяннар һәм сәүдәгәрләрнең көнкүреш әйберләре, төбәкнең XIX–XX йөзләр тарихына караган фоторәсемнәр һәм документлар, район территориясендә яшәгән халыкларның (татарлар, руслар, чуашлар) костюмнары куелган. Күргәзмәдә «Ям станциясе» («Ямская станция»), «Дача чатыры» («Дачная беседка»), «XX йөз башында крәстиян ызбасы» («Крестьянская изба XX в.») интерьер фрагментлары урын алган. Экспозициянең икенче бүлеге төбәкнең 1917 елдан алып безнең көннәргә кадәр тарихын ачып бирә: Гражданнар сугышы вакытындагы корал фрагментлары, төбәктә туып-үскән кешеләрнең, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары А.П.Афанасьев, А.А.Гаврилов, Н.Ш.Зиннуров, А.П.Исаев, М.В.Красавин, С.В.Коновалов документлары һәм фоторәсемнәре урнаштырылган. 1950–1960 еллар мәктәбенең сыйныф бүлмәсе интерьеры торгызылган.
Музей ел саен А.С.Пушкинны искә алу көнен (10 февраль), Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәмен (26 апрель), Җиңү көнен (9 май) билгеләп уза.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.