- РУС
- ТАТ
1992 елның 15 июнендә оеша, ТР Дәүләт музеее филиалы буларак 1994 елның 22 декабрендә ачыла (2001 елдан ТР Милли музее), 2007 елдан – муниципаль музей. Элек дәүләт учреждениесе булган ике катлы бинада урнашкан (1882 елгы архитектура истәлеге). Экспозиция мәйданы – 400 м2, музей фондында 1682 саклау берәмлеге.
Экспозиция 8 залда урнаша, 3 бүлектән тора. Беренче зал Буа районы табигатен чагылдыра. Залдагы коллекцияләр Буа районында яшәүче халыкларның материаль һәм рухи культурасына багышлана, русларның милли киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары; татар һәм чуаш өйләре, мәдрәсә интерьеры комплекслары күрсәтелә. Экспозициянең «Төбәкнең борынгыдан алып безнең көнгәчә булган тарихы» бүлегендә археологик әйберләр, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда буалыларның фидакарьлеге турында материаллар, рәссам Б.И.Урманче, Советлар Союзы Герое П.Г.Шафранов, тел галиме һәм педагог Г.Ш.Шәрәфләрнең шәхси әйберләре һәм документлары бар. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында: Г.Ш.Шәрәфнең чәй сервизы (4 саклау берәмлеге), Кузнецов заводы фарфор савытлары (3 саклау берәмлеге).
Музей ел саен музей ачылу (22 декабрь), Җиңү (9 май), Халыкара музейлар көннәрен (18 май) үткәрә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.