1985 елның 8 маенда җәмәгатьчелек тәртибендә хәрби һәм хезмәт даны музее буларак оеша. 1992 елда төбәк музее, берләштерелгән Дәүләт музее (2001 елдан ТРның Милли музее) филиалы, 2006 елдан – муниципаль музей. 2 катлы мәдәният йортының 2 нче катын били. Экспозиция 135 м2 мәйдандагы залда урнашкан. Төп фонд 4000 саклау берәмлегеннән тора.

Эскпозициянең беренче бүлеге борынгыдан килгән төбәк тарихы: палеонтология, археология коллекцияләре; керәшен һәм Казан татарлары киемнәре; чиркәү җиһазлары, балыкчылык, челтәр бәйләү кирәк-яраклары һәм зәркәнчелек кәсепләре белән таныштыра. «Бөек Ватан сугышы» бүлегендә Советлар Союзы Геройлары М.С.Гыйззәтуллин, С.В.Давыдов, В.К.Иванов, А.М.Меркушев, И.П.Петухов, М.И.Рыжов, К.С.Русаков, А.Т.Сергеев, З.Ш.Шәймәрданов, генерал А.Е.Яковлев документлары, фотографияләре, шәхси әйберләре күргәзмәгә куелган. Экспозициянең «Районның данлы кешеләре» бүлегендә шагыйрьләр Р.В.Әхмәтҗанов, З.Х.Бәширова, К.И.Сибгатуллин, М.Г.Укмасый, Р.Г.Фәйзуллин; артистлар Х.Б.Җәләлов, Р.К.Хәйретдинова, Р.Ш.Шәрәфиев; язучылар Ә.Г.Гаффар, В.Н.Нуруллин, Ә.Х.Сафиуллин турындагы материаллар урын алган.

Аеруча мөһим экспонатлар: нумизматика коллекцияләре (борынгы акчалар, медальләр), челтәр үрнәкләре, зәркән әйберләре; чиркәү җиһазлары.

Ел саен Корбан бәйрәме, Халыкара музейлар (18 май), Җиңү (9 май), Өлкәннәр (1 октябрь) көннәре үткәрелә.