1989 елда төзелә, 1992 елда ТР Берләштерелгән дәүләт музее (2001 елдан ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла; 2006 елдан муниципаль музей. Башта бер катлы агач бинаны били. Экспозиция мәйданы — 100 м2, музей фондында 2 меңгә якын саклау берәмлеге бар.

Экспозиция төбәкнең борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге тарихына багышлана, өч залда урнаша. Төп бүлекләр: археология, этнография, XX йөз төбәк тарихы. Этнография бүлегендә эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, татар — мөселман һәм керәшен, рус, мари халыкларының өс киемнәре, XIX йөз ахыры — XX йөз башы халык декоратив-гамәли сәнгате әйберләре куелган. XX йөз төбәк тарихы бүлегендә якташлар — Советлар Союзы Геройлары Г.В.Вәзетдинов, П.А.Днепров, И.М.Маннанов; Дан орденының тулы кавалеры Б.М.Салихов; язучы Ф.М.Садриев, шагыйрьләр Х.Г.Әюпов, Зөлфәт (Д.Г.Маликов), Н.Г.Гамбәр документлары һәм фотосурәтләре куела. 2009 елдан ике катлы бинага урнаша. Коллекцияләр 2013 елда 2930 саклау берәмлеген тәшкил итә.

Аеруча кыйммәтле коллекцияләр — этнография әйберләре.

Ел саен Җиңү көне (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май) уздырыла.