Эчтәлек

Болгар тарих-архитектура саклаулыгын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә 1992 елда Алексеевск районында барлыкка килә (ТР МКның 14.08.1992 ел карары). Гомуми мәйданы — 2470 га, музей-саклаулык мәйданы — 391 м2, күргәзмә-экспозиция мәйданы — 201 м2.

Музейның төп фондында 74468 саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән археологиягә караганнары — 73661, нумизматикага — 107, этнографиягә — 187, гамәли сәнгатькә — 22, графикага — 1, сынлы сәнгатькә — 2, фотографиягә — 387, документлар — 7. Табылдыкларның бер өлеше ТР Милли музеенда, Финляндия Милли музеенда һ.б. урыннарда саклана. Музей-саклаулык Биләр тарих-археология музеен, Биләр шәһәрлеген, Балынгуз шәһәрлеген, Горки һәм Никола-Баран шәһәрлекләрен, Зур Тигәнәле каберлеген, табигать-ландшафт һәм тарих-мәдәният һәйкәлләрен, христиан зиратындагы А.М.Бутлеров кәшәнә-часовнясын (Бутлеровка авылы), академик А.Е.Арбузов музей-йортын (Биләр авылы), «Хуҗалар тавы»ндагы мәҗүсиләрдән калган «Изгеләр чишмәсе»н үз эченә ала. Саклаулыкка кергән тарих-археология объектлары болгар архитектурасының X йөз уртасына — XIII йөз башына караган уникаль үрнәкләрен тәшкил итә.

Саклаулык XVIII йөзнең беренче яртысыннан өйрәнелә һәм тикшерелә. 1960 елдан археологик казу эшләре барышында саклаулыкның архитектур истәлекләрен барлау, ә 1970—1980 еллардан аларда реставрация эшләре алып барыла.

Саклаулыкка кергән кайбер истәлекләр (мәсәлән, «Изгеләр чишмәсе») мөселманнарның табыну урыны, шулай ук ял итү, туризм объекты булып тора.

Әдәбият   

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. К., 1877;

Исследования Великого города. М., 1976;

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984;

Биляр - столица домонгольской Булгарии. К., 1991;

Хузин Ф.Ш. Великий город на Черемшане. Стратиграфия. Хронология. Проблема Биляра-Булгара. К., 1995.

Автор — И.М.Нестеренко