Биографиясе

1334 ел, Төркия, Гирмияни шәһәре – 1413 ел, шунда ук, Амасья шәһәре.

Яшьлегендә мәмлүкләр Мисырына барып, тарих, фәлсәфә, теология, философия, медицина һ.б. фәннәрне тирәнтен өйрәнә, шагыйрьләр, галимнәр, шул исәптән Алтын Урдадан чыккан кешеләр белән аралаша.

Төркиягә әйләнеп кайткач, солтан Баязид Йылдырым һәм аның уллары белән элемтә урнаштыра.

Иҗаты

Бик күп әдәби әсәрләр авторы: шигырьләр тупланмасы «Диван» (8 мең бәйт), «Җәмшид вә Хөршид» дигән романтик мәхәббәт поэмасы (күләме – 5 мең бәйт), медицинадан трактат «Әрвахларны сафландыру» («Тәрвих әл-әрвах», 4 мең бәйт), шигъри лөгатьлек «Әдәплелек дәрәҗәсе» («Миркат әл-адаб») һ.б. Ибне Синаның (Әбүгалисина) «Табиблек гыйлеме кануннары» («Канун әт-тыйбб») хезмәтен, Фәридеддин Гаттарның «Серләр китабы» («Әсрарнамә») әсәрен төрек теленә тәрҗемә итә.

Аеруча күләмле әсәрләреннән – XII йөз шагыйре һәм фикер иясе Низаминың «Искәндәрнамә» поэмасына охшатып иҗат иткән шул ук исемдәге шигъри әсәрен (күләме – 8250 бәйт) 1389 елда тәмамлый.

Авторның үз заманының төрле проблемаларын, кеше тормышы, яшәү мәгънәсе, укыту-тәрбия мәсьәләләре турында әхлакый-фәлсәфи уйлануларын эченә алган бу поэма, кулъязма нөсхәләр рәвешендә татарлар арасында киң таралып, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту әсбабы итеп файдаланыла.

Поэмадан зур бер өзекне С.Кукляшев, укыту материалы буларак, үзенең «Диван-е хикайә әт-татар» (Казан, 1859) исемле хрестоматиясенә урнаштыра.

Поэманың аерым кулъязма күчермәләре Казан, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрнең архив һәм китапханә фондларында саклана.

Әдәбият

Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш. XIX йөз татар хрестоматияләре. Казан, 1982.

Асланов В.И. Ахмеди и его «Искандер-наме» // Народы Азии и африки. 1966. № 4.

Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и восточная классика: Вопросы взаимосвязей и поэтики. Казань, 1993.

Автор – Х.Й.Миңнегулов