Эчтәлек

1906 елның 15 (28) июле, Оренбург шәһәре – 1974 елның 7 июле, Казан.

1925–1928 елларда Казан университетында укый.

1928–1942 елларда – «Совет әдәбияты» журналы редакциясе хезмәткәре, 1959–1963 елларда – баш мөхәррир.

1942–1959 елларда – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире.

Татар теленә Я.Гашекның «Егет солдат Швейк» («Похождения бравого солдата Швейка во время мировой войны», 1932), Д.А.Фурмановның «Фетнә» («Мятеж», 1934), П.А.Павленконың «Баррикадалар» («Баррикады», 1935) романнарын, А.Г.Голубеваның «Уржум малае» («Мальчик из Уржума», 1939) повестен, М.А.Шолоховның «Нәфрәт гыйлеме» («Наука ненависти», 1942) хикәясен һәм «Алар Ватан өчен сугыштылар» («Они сражались за Родину», 1946) романының аерым бүлекләрен, А.А.Фадеевның «Яшь гвардия» («Молодая гвардия», 1950, Г.Әпсәләмов белән берлектә) романын, А.С.Яковлевның «Конструктор хикәяләре» («Рассказы конструктора», 1952) китабын, Э.Войничның «Кигәвен» («Овод», 1957) романын, А.Н.Толстой, Л.Н.Толстой, Д.Н.Мамин-Сибиряк һ.б. хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1950–1960 еллар әдәби процессына караган мәкаләләр авторы.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиографический справочник. Казань, 1970.