Эчтәлек

Казанның булачак беренче архиепискобы Гурий тарафыннан XVI йөзнең 20 нче елларында төзелә башлап, 1555–1560 елларда Казанда төгәлләнгән дип уйланыла.

Бер нөсхәсе 1833 елга кадәр Казанда Благовещение кафедраль соборында саклана.

Гурий әлифбасы рус әлифбалары жанрын формалаштыруда сизелерлек йогынты ясый һәм Тәүрат, Зәбур, Часослов һ.б. дини китап фрагментлары белән беррәттән XVII йөз башына кадәр Мәскәү дәүләте (Мәскәү, Радонеж, Тверь һ.б.) һәм элеккеге Казан ханлыгы җирләрендәге православие мәктәпләрендә укыту әсбабы итеп файдаланыла.

XVI йөзнең икенче яртысы – 1610 еллар арасында Гурий әлифбасының Казан басмаханәсендә басылган булуы да ихтимал (кара: Аноним басмаханә). Кулъязма Гурий әлифбасы нөсхәсенең хәзерге язмышы билгесез.

Әдәбият

Елисеев Г.И. Жизнеописания святителей Гурия, Германа и Варсонофия, Казанских и Свияжских чудотворцев. Казань, 1847.

Поздеева И.В., Турилов А.А. Казань – один из центров раннего книгопечатания // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1999. № ¾.

Григорьев Е.И. Начало кириллического книгопечатания в Казани во 2-й половине XVI века // Чтения в усадьбе Боратынских. Казань, 2001.

Авторы – Е.И.Григорьев