Эчтәлек

Биографиясе

1939 елның 13 марты, Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылы — 2008 елның 1 гыйнвары, Чаллы.

СССР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Милиция академиясен тәмамлый (Ташкент, 1973).

1964 елдан Чистай сәгать заводында эшли.

1966–1975 елларда Ислотань шәһәрендә (Төрекмәнстан ССР) яши, эчке эшләр органнарын да хезмәт итә.

1976 елда Чаллыга күченеп килә һәм 1995 елга кадәр эчке эшләр органнарында эшли.

Аның һөнәри эшчәнлеге детектив «Сөембикә шәмдәле эзеннән» (1992) романында һәм «Ваучерлардан келәп» («Кляп из ваучеров», Чаллы, 1993), «Иблис оҗмахы» (Чаллы, 2002) повестьларында, «Упкын өстендә» (Чаллы, 2005), «Караңгылык тантанасы» («Триумф тьмы», Чаллы, 2006), «Мәңгелек авырту» («Вечная боль», Чаллы, 2007) документаль повестьларында чагылыш таба.