- РУС
- ТАТ
шагыйрь, мемуарлар язучы
1792 елның 17 ноябре, Казан губернасы Тәтеш шәһәре — 1859 елның 2 декабре, Харьков шәһәре, Санкт-Петербургта җирләнгән.
Казан университетын тәмамлый (1811; 1849 елдан аның шәрәфле әгъзасы). Казанда Беренче ир балалар гимназиясендә һәм университетта укыган чоры, аерым алганда укытучысы Н.М.Ибраһимов турында «Күп якларым белән аңа бурычлымын», — дип истәлекләр язып калдыра.
Абыйлары Александр һәм Иван белән «Аркадские пастушки» (1804) исемле кулъязма журнал, С.Т.Аксаков белән «Журнал наших занятий» (1806–07) журналын чыгара. Аларда Н.М.Карамзинга ияреп язган «идиллик проза», оригиналь һәм тәрҗемә шигырьләр урын ала.
Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша (1847 елдан шәрәфле әгъзасы). 1812 елның декабрендә җәмгыятне ачу тантанасында «Александр I гә мәдхия» («Похвальное слово Александру I») укый.
1815 елдан Санкт-Петербургта.
Рус әдәбияты тарихына ирекле версификация, табигый хикәяләү, төзек шигъри тел белән язылган рус идиллияләре авторы буларак кереп кала. Идиллиянең жанр буларак төп принципларын «Көтүчеләр, яисә авыл шигърияте турында» («О пастушеской, или сельской поэзии») мәкаләсендә язып калдыра. «Владимир Панаев идиллияләре» («Идиллии Владимира Панаева», СПб., 1820) җыентыгы өчен Петербург ФАнең алтын медале белән бүләкләнә.
Воспоминания // Вестн. Европы. 1867. № 3, 4.
Загоскин Н.П. История Императорского университета за первые сто лет его существования (1804–1904): В 4 т. К., 1902–06;
Бушканец Л.Е. Писатель и чиновник // Казань. 1999. № 7/8.
Автор — М.М.Сидорова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.