Биографиясе

1898 елның 12 октябре, хәзер БРның Эстәрлетамак районы Түбән Усылы авылы — 1942 елның 29 марты яки 29 сентябре.

1910–1914 елларда Эстәрлетамак мәдрәсәсендә укый.

1914–1918 елларда авыл китапханәсе мөдире. Гражданнар сугышында катнаша.

1919 елда Урал фронтындагы Башкорт бригадасы политбүлегенең агитаторы итеп билгеләнә, Күдәй кантонында милиция башлыгы булып эшли (1920); 1921–1922 елларда — БАССР милициясе баш идарәсенең сәяси комиссары.

1923–1931 елларда республика басма органнарын оештыруда катнаша, «Белем», «Сәсән», «Керпе» журналларын, «Коммуна» газетасын редакцияли (1931–1932).

1934 елда Мәгариф халык комиссариатында инспектор, 1934–1936 елларда «Башҡортстан вышкаһы» газетасы, 1936 елдан «Коммуна» газетасы һәм «Һәнәк» журналы мөхәррире.

1920–1924 елларда РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты һәм Башкортстан ҮБК әгъзасы буларак РКП(б)ның 10 нчы съездына делегат итеп сайлана.

Иҗаты

Революцион үзгәрешләргә, яңа тормыш төзүгә дан җырлаган беренче шигырьләре 1920 елда языла. Насыйри — «Тереләй ҡаберҙә» (Уфа, 1926), «Вагонда» (М., 1929), «Гөлдәр» (Уфа, 1930) исемле маҗаралы повестьлар авторы. «Сибай» (Уфа, 1936), «Еңелгән ятыу» (Уфа, 1937) повестьларында колхоз төзү, «Күҙәй» (Уфа, 1936 ) романында Башкорстанның бер кантонында совет хакимияте урнаштыру вакыйгалары (романда сүз реаль тарихи шәхесләр һәм автор үзе шаһит булган вакыйгалар турында бара) тасвирлана. «Беҙ һул яҡ ярҙан» романы төгәлләнми кала. Насыйри — башкорт әдәбиятына һәм сәнгатенә багышланган мәкаләләр авторы.

1937 елның февралендә репрессияләнә. Үлгәннән соң аклана.

Әсәрләре

Әсәрҙәр: 3 томда. Өфө, 1957–68.

Әдәбият          

Зарипов Н.Т. Имай Насыйри: Тормошо һәм ижады. Өфө, 1983.