Биографиясе

1928 елның 3 марты, хәзер Әтнә районы Кызыл Утар авылы — 2002 елның 15 апреле, Чаллы шәһәре, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1962).

1960 елдан журналистлык эшендә, Арча районы «Коммунизмга» газетасы редакциясендә бүлек мөдире (1960–1963), Лениногорск телевидениесендә мөхәррир (1964–1965), Балтач районы «Хезмәт» газетасында мөхәррир урынбасары (1966–1978).

1979 елдан  Чаллы шәһәрендә яши. 1979–1988 елларда 67 нче һөнәри училищедә директор урынбасары.

Иҗаты

Авыл хезмәтчәннәренә, туган як табигате, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган «Син генә уйларымда» (1962), «Җәйге яңгыр» (1970), «Мең төрле уй» (1976), «Рәшәле офыкларым» (1979) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Юмор-сатира әсәрләре «Кызыклы шигырьләр» (1990), «Хикмәтле хәлләр» (1995), «Көлке көлтәсе» (2000) җыентыкларына тупланган. Балаларга атап язылган «Ялкын яллы кара айгыр» (1966), «Ямьле кыш» (1971), «Утлы кыя» 

 (1978), «Салават күпере» (1988) кебек китаплары, нигездә, маҗаралы сюжетка корылган, шигырьләре фантазиягә, юморга, нечкә лирикага, табигать күренешләрен сурәтләгәндә төсмерләргә бай булулары белән аерылып торалар.

Бөек Ватан сугышында катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Галиев Ш. Нәҗип Мадьяров // Казан утлары. 1979. № 10.

Автор — Г.М.Габделхакова