- РУС
- ТАТ
сәнгать белгече, сәнгать фәннәре кандидаты (1979), шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987)
1930 елның 27 апреле, Рязань өлкәсенең Скопин шәһәре — 2010 елның 20 июне, Израиль, Ашдод шәһәре.
1942 елдан Казанда. Казан университетының тарих-филология факультетын (1954), СССР САнең И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (1965) тәмамлый.
ТАССР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда фәнни хезмәткәр (1959–1972), Казан мәдәният институтында (1972–1994) укытучы булып эшли.
СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).
1995 елда Израильгә күченеп китә, Израильнең рус телле Язучылар берлеге әгъзасы (1997).
«Казан рәссамнарының сәяси плакаты» («Политический плакат Казанских художников. 1941–1945», 1965), «Татарстан рәссамнары» («Художники Татарии», Л., 1983), «Лотфулла Фәттахов» («Лотфулла Фаттахов», 1990) китаплары авторы.
Файнбергның беренче шигырьләр җыентыгы — «Бәхет формуласы» («Формула счастья») 1995 елда Казанда бастырыла.
Израильдә аның «Яһүд йөрәге» («Еврейское сердце», 1997), «Шагыйрь күңеле» («Душа поэта», 2007), «Минем Израилем» («Мой Израиль», 2008) шигырьләр һәм поэмалар китаплары, «Яһүд геннары» («Еврейские гены», 1998) автобиографик повесте һ.б. нәшер ителә.
1999 елда Мәскәүдә 4 шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Израильдә үткәрелгән 1 нче Халыкара рус шигърияте конкурсы лауреаты (2006). Файнберг шигырьләренә 20 дән артык җыр язылган: «Мәхәббәт гимны» («Гимн любви», композитор Э.Казачков), «Очрашу» («Встреча», композитор И.Прудникова).
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984;
«Авраам Файнберг в зеркале мнений». Ашдод, 2001;
Венок памяти. Ашдод, 2011.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.