- РУС
- ТАТ
Язучы, фикер иясе, философ, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1877). XX гасыр әдәбиятына, фәлсәфәсенә һәм иҗтимагый фикеренә гаять зур йогынты ясаган рус һәм дөнья әдәбияты классикларының берсе
1821 елның 30 октябре (11 ноябре), Мәскәү – 1881 елның 28 гыйнвары (9 феврале), Санкт-Петербург.
Ярлылар өчен Мария хастаханәсенең нәселдән килгән дворян исемен алган штаб-табибы гаиләсендә туа. 1838–1843 елларда Петербургта баш инженерлык училищесында укый, әмма хәрби хезмәттә авырлык кичерә һәм аны тәмамлагач, 1844 елда, үзен әдәбиятка багышларга теләп, отставкага чыга.
Әдәби дебюты – "Бедные люди" исемле хатлардан торган романы (1846), аны В.Г.Белинский сокланып кабул итә. "Двойник" повестенда (1846) Достоевский икегә бүленгән аңга психологик анализ ясау белән кызыксына башлый, бу әдипнең өлгергән иҗатына хас сыйфат булып тора.
1847 елда М.В.Петрашевскийның радикаль түгәрәгендә катнаша; 1849 елда Белинскийның Гогольгә язган хатын халык алдында укыганы өчен петрашевчылар эше буенча кулга алына. Үлем җәзасына хөкем ителә, әмма соңгы минутта диярлек 4 елга Омскта каторга эшләренә алмаштырыла. 1854–1859 елларда Семипалатинскида рядовой булып хезмәт итә; 1859 елда Петербургка кайта.
Сөргеннән кайтканда, 1859 елның август башында, ул абыйсыннан алга таба юл йөрү өчен акча көтеп, Казанда 10 көнгә тоткарлана. Кунакханәдә яши, китапханәгә йөри.
1860–1870 елларда үзенең төп романнарын иҗат итә: "Преступление и наказание" (1866), "Идиот" (1868), "Бесы" (1871–1872), "Подросток" (1875) һәм "Братья Карамазовы" (1879–1880). Бу әсәрләрендә ышану һәм ышанмау, яхшылык һәм яманлык, ирек һәм җаваплылык, шәхес һәм халык проблемалары турында яза.
1876–1877 елларда "Дневник писателя" әсәрен бастыра, бу уникаль басмада публицистика әдәби проза белән үрелеп бара.
Үпкә эмфиземасы катлаулануыннан вафат була.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.