Биографиясе

1119 ел – 1223 еллар тирәсе.

Тумышы белән Нишапур шәһәреннән (Иран). Зур гыйлем иясе, гамәли тыйб гыйлеме (медицина), фармакология белән шөгыльләнгән. Урта һәм Якын Көнчыгыш илләрендә (Мисыр, Гыйрак, Һиндстан һ.б.) булган.

Күпләгән әдәби һәм гыйльми әсәрләр авторы.

Иҗаты

Гомуми күләме 202 меңнән артык бәйтне (икеюллык шигырь) үз эченә алган кырыклап шигъри китап язган, шул бәйтләрдән хәзерге көндә 120 меңләбе билгеле. Аеруча популярлык казанган поэмалары: «Хәйдәрнамә», «Пәнднамә» («Үгет-гыйбрәтләр китабы»), «Әсрарнамә» («Серләр китабы»), «Җөмҗөмәнамә», «Шигырьләр диваны», «Тәзкират әл-әүлиа» («Изгеләр тормышы»).

Гаттарның шигъри иҗаты суфичылык рухы, дөньялыкта Аллаһны эзләү, илаһи мәхәббәт темасы белән сугарылган. Гаттар үзенең иҗатында Шәркый халыклар фольклорына еш мөрәҗәгать итә, әсәрләре тукымасына халык арасында туган гыйбрәтле хикәятләрне кертеп җибәрә.

Гаттарның әдәби мирасы фарсы һәм төрки телле әдәбиятларга көчле йогынты ясый. Мәсәлән, Галишер Нәвои үзенең «Лисан әт-туйур» («Кошлар теле», 1499) исемле әсәрен Гаттарның «Мантыйк әт-туйур» («Кошлар әңгәмәсе») дигән әсәренә нәзыйрә итеп яза.

Татар әдәбиятында Гаттарның шигъри тәэсире Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, бигрәк тә Әбелмәних Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Һибәтулла Салихов һ.б. суфи шагыйрьләрнең иҗатында көчле күзәтелә.

Гаттарның «Пәнднамә» поэмасы татарчага тәрҗемә ителеп, Казанда берничә тапкыр (1872, 1880, 1884, 1885) аерым китап булып басылып чыга.

Әсәрләре

«Пәнднамә», ягъни Шәйх әл-Гаттар тәсныйфе, «Хәмде бихәдд...»нең тәрҗемәсе. Казан, 1872.

Пәнднамәи Гаттар. Казан, 1885.

Китабе хамд-и би-хәдд. Казан, 1896.

Әдәбият

Бертельс Е.Э. Суфизм и суфийская литература. М., 1965.

Тагирджанов А.Г. Рукописи поэм Аттара в собрании библиотеки Восточного факультета // Письменные памятники и проблемы истории культуры народов Востока. XVI годичная научная сессия Ленинградского отделения института востоковедения Академии Наук СССР. М., 1982. Ч. II.

Миннегулов Х. Татарская литература и восточная классика: Казань, 1993.

Islam Ansiklopedisi. Ist., 1942. 2 cilt.

Автор – Х.Й.Миңнегулов