Биографиясе

1942 елның 2 феврале, Мамадыш районы Акчишмә авылы – 2012 елның 12 ноябре.

М.Горький исем. Әдәбият институтын (1977, Мәскәү) тәмамлый.

1966–1982 елларда Түбән Кама район газетасы хәбәрчесе, Балык Бистәсе районы Шомырбаш мәктәбендә укытучы, ТАССР Министралр Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында тәрҗемәче, Республика халык иҗаты йортында һәм Мәдәният министрлыгында методист булып эшли.

1983–1984 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. 1992–1997 елларда ТР Кинематография дәүләт комитетында, 1997–1999 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Иҗаты

Әсәрләре 1960 елларда басыла башлый. Армия тормышыннан алып язылган шигырьләре рус телендә «Поиск» исеме белән аерым жыентыкта дөнья күрә.

Заманча эчтәлекле, жылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләре «Күгәрченнәр» (1971), «Чам» (Кырым татарлары телендә, Ташкент, 1978), «Көмеш кылган җыры» (1982), «Яшьлегем былбыллары» (1985), «Дәрт» (1992) җыентыкларына тупланган.

Аның сценарийлары буенча һәм автордашлыгында 50 дән артык документаль фильмнар һәм балалар өчен мультфильмнар төшерелгән.

Бүләкләре

Ашхабад һәм Мәскәүдә үткәрелгән бөтенсоюз кинофестивальләре (1984; 1987), Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби премиясе (1999) лауреаты.

Әдәбият

Ахунов Г. Шагыйрь дөньясы // Социалистик Татарстан. 1992. 1 февр.

Хисмәтулла Р. Бердәнбер // Ватаным Татарстан. 1997. 14 март.

Әхмәтҗанов М. Әнкәйләрдән килгән бу мәхәббәт // Мәдәни җомга. 1997. 14 март.