Биографиясе

1932 елның 10 феврале, Пенза өлкәсенең Никольский районы Усть-Инза авылы — 2005 елның 18 мае, Мәскәү.

1952 елда Мәскәү академия хореография училищесен (педагог А.В.Жуков), 1976 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) балетмейстерлык һәм педагогика бүлекләрен тәмамлый.

1952–1978 елларда балет солисты, 1974–1999 елларда Зур театрда педагог-репетитор.

Иҗаты

Шактый хореографик партияләр башкара: Акробат («Кызыл мәк», Р.Глиэр), Шүрәле (шул исемендәге әсәр буенча, Ф.Яруллин), Ганс («Жизель», А.Адан), Ротбарт («Аккош күле», П.Чайковский), Кол («Спартак», А.Хачатурян), Виноградинка («Чиполлино», К.Хачатурян) һ.б., иң уңышлы дип табылганнары — Нурали («Бакчасарай фонтаны», Б.Асафьев), Коман («Кыпчак биюләре» — А.Бородинның «Кенәз Игорь» операсыннан хореографик күренеш, А.Бородин), Пан («Вальпургиев төне» — Ш.Гуноның «Фауст» операсыннан балет күренешләре) һ.б.

Яһүдинның концерт репертуарында В.Соловьёв-Седойның «Тарас Бульба» балетыннан «Гопак» концерт номеры аеруча зур уңыш казана, анда артист «кеше ышанмаслык көчле һәм югары сикереш» ясый.

Яһүдин биюе тәвәкәллек, зур пластика, тышкы экспрессия белән аерылып тора.

Бүләкләре

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (1 нче бүләк, Бухарест, 1953), Бөтенсоюз балет артистлары конкурсы (Мәскәү, 1956) лауреаты. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә (1959).

Автор — В.Н.Горшков