Биографиясе

1937 елның 5 гыйнвары, Кама Тамагы районы Чаллы авылы — 2014 елның 4 августы.

Сәхнә эшчәнлеген Казанда төзүчеләр клубы каршындагы драма түгәрәгендә башлый,

1957 елда Татарстан Республика күчмә театры (хәзер Татар драма һәм комедия театры) труппасына чакырыла, анда ул 1991 елга кадәр эшли; 1999–2002 елларда Казан татар яшь тамашачылар театрында актёр.

Иҗаты

И.Юзеевның «Таныш моңнар» поэмасы буенча Ш.Мәҗитовның «Резидәкәй» спектаклендәге Зөфәр роле яшь актёрга уңыш китерә. Лирик тәэсирлелек, заман рухына ярашлы романтик күтәренкелек, сәхнәдәге мөлаемлык, яхшы тавыш һәм музыка уен коралында уйный белү Мифтаховка киң танылу алып килә.

Актёр тарафыннан иҗат ителгән, аның талантының күпкырлылыгын, ул файдаланган чаралар байлыгын гәүдәләндергән сәхнә образлары — Хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Җиһангир хан («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Тайфур («Уеннан уймак», З.Шаһиморат), Салих («Урман егете», Т.Закиров), Әндәрҗан («Шомырт чәчәк атканда», А.Гыйләҗев), Яз («Тынгысыз төн», Г.Мөхәммәтшин), Ядкәр («Кыр казлары артыннан», И.Юзеев), Әпсәләм («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Сәйфулла («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Туктаров («Үзебез сайлаган язмыш», Т.Миңнуллин), де ля Котри («Кызыклы очрак», К.Гольдони).

Ансамбльнең саклануын, спектакльнең бөтенлеген кайгыртып, Мифтахов һәр роленә, шул исәптән эпизодик рольләренә дә гадәттән тыш җаваплы карый. Ул иҗат иткән Дәүләтбай («Караком фаҗигасе», А.Бодыгов), Солтанбәк («Аршин мал алан», У.Хаҗибәков), Мөхәммәтҗан («Хәйләсез — дөнья файдасыз», К.Тинчурин), Зариф («Шәмсекамәр», М.Әблиев) образлары сәнгатьчә сурәтләү чараларының контрастлылыгы, игътибарны җәлеп итүе белән аерылып тора.

Автор — Д.Ә.Гыймранова