Биографиясе

1902 елның 13 (26) декабре, Оренбург шәһәре – 1984 елның 16 ноябре, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда Оренбургтагы «Ширкәт» театр труппасында башлый, 1916 елдан «Сәйяр» труппасында, 1918–19 елларда Ташкент татар драма театрында, 1919–1921 елларда Көнчыгыш фронтның Идел буе политбүлеге театрында эшли.

1922–1923 елларда яңадан Ташкентта, 1924 елдан Казанда Татар дәүләт театрында (Татар академия театры).

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фатыйма Ильская. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның героик-романтик традицияләрен дәвам итеп, югары пафос һәм күтәренке романтик хисләрнең хатын-кызларга хас мөлаемлык, кайчакта шаянлык һәм үткенлек белән үрелеп бара торган кабатланмас үз стилен булдыра. Ул тышкы бизәкләрне, аерым детальләрне, сурәтләү чараларын сайлауга зур игътибар бирә, һәр героиняның үзенә генә хас, драматургик материалның һәм шулай ук тарихи чорның стиленә туры килерлек сыйфатларын таба.

Ф.Ильская башкарган үзенчәлекле һәм романтик рольләрдән Турандот («Хан кызы Турандот», К.Гоцци, 1927), Луиза («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1934), Трильби (шул исемдәге пьеса, Г.Г.Ге, 1924) образларын күрсәтергә мөмкин. Артистка башкарган Сюзанна («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше, 1938) чын мәгънәсендә үз халкының кызы: аның шаянлыгы, кызу темпераменты артында каршылыклы характер, эчке бәйсезлеккә омтылу хисләре ята. Джульетта ролендә («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир, 1940) Ильская героиняның юаш кына кыздан үз-үзен яклый алырлык, үз бәхете өчен көрәшергә әзер торырлык акыллы хатын-кыз булып җитешкән образын гәүдәләндерә. Ильская Катеринаның («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский, 1944) чын фаҗигасен, артык иркә, тәкәббер Диананың («Печән өстендәге эт», Лопе де Вега, 1942) шуклыгын, нәфислеген ышандырырлык итеп күрсәтә.

Татар драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә дә шактый әһәмиятле образлар тудыра: Фатыйма («Тормыш җыры», М.Әмир), Рокыя («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Факиһә («Беренче театр», Г.Камал), Дилбәр («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Айсылу («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт).

А.Н.Арбузов әсәре буенча куелган «Таня» спектаклендәге (1940) Таня образы актриса уйнаган иң уңышлы рольләрдән санала. Ильская сабыйларча беркатлы, бераз җилбәзәк, үзен генә кайгыртучы кызның көчле характерлы, кеше кайгысына битараф булмаган, киң күңелле хатын-кыз булып формалашу процессын психологик төгәллек белән гәүдәләндерә.

Аннан соңгы елларда да Ильская характерлар өстендә эшләүгә зур игътибар бирә; тышкы бизәкләргә, аерым детальләргә тагын да ныграк таләпчәнлек күрсәтә. Аның героинялары – Софья («Соңгылар», М.Горький, 1952), Җир-Ана («Умырзаялар», Ю.Әминов, 1960), Фатыйма Сабри (С.Җамалның шул исемдәге әсәре, 1967), Кончетта («Бәйрәм кичендә», Э. де Филиппо, 1966) – аз сүзле, зирәк акыллы, сабыр холыклылар. Глафира, Чебоксарова («Соңгы корбан», 1968; «Котырган акчалар», 1962, А.Н.Островский), Тутакай («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт, 1968) образлары яңача чагылдырылулары белән аерылып торалар: алар тормыш сөючән, үз максатларына ирешү өчен бернидән дә куркып тормыйлар.

 Сәхнә мөлаемлылыгына ия, тамашачыны хисләренең тирәнлеге һәм көчлелеге белән таң калдыручы актриса буларак, Ильская татар театры тарихына зур сәхнә остасы булып кереп кала.

Башка рольләре: Эльмира («Суган суфые», Ж.Б.Мольер), Корделия («Король Лир», У.Шекспир), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Елена («Ят күләгә», К.М.Симонов), Сабира («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Маргыйдә («Хөррият», М.Әмир).

Ф.С.Ильская Зөһрә ролендә (Ф. Бурнаш, «Таһир-Зөһрә»)

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Ф.С. Ильская Таня ролендә (А.Н. Арбузовның шул исемдәге пьесасы)

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор – И.И.Илялова