Биографиясе

1897 ел, Санкт-Петербург – 1964 ел.

Мәскәүдә Е.Б.Вахтангов җитәкчелегендә театр студиясен тәмамлый (1918 ел), Курск, Харьков (Н.Н.Синельников җитәкчелегендә) шәһәр театрларында актёр.

1924–1929 елларда Татар академия театрында режиссёр, 1927 елдан баш режиссёр, анда ул 20 дән артык спектакль куя.

Иҗаты

Рәссам К.К.Чеботарёв белән берлектә Е.П.Карпов әсәре буенча куелган «Эшчеләр бистәсе» («Рабочая слободка») исемле беренче спектаклендә үк татар театры сәхнәсенә пьесаны яңача кую культурасы: актёрлар уенында төгәл ансамбльлелек принцибын, сәхнә чишелешләренең образлылыгын, мизансцена күренешләренең төгәллеген алып килә.

Г.Г.Девишев театр сәнгатендә реалистик юнәлеш тарафдары була, шул ук вакытта милли театрда сәхнә телен тамырдан үзгәртергә, ачык театральлеккә, форманың тасвирлылыгына омтыла, кайвакыт шартлы алымнар да куллана, һәр спектакльдә драматургның төп фикеренә, заман рухына туры килерлек образлы чишелеш эзли.

Г.Г.Девишев тарафыннан куелган Г.Кутуйның «Балдызкай» (1926 ел), Б.А.Лавренёвның «Разлом» (1928 ел), М.Фәйзинең «Галиябану» (1929 ел), Д.А.Фурманов һәм С.Поливановның «Фетнә» («Мятеж», 1929 ел) әсәрләре республика театр сәнгатендә зур вакыйга буларак кабул ителә, һәм алар татар театрын гомумроссия театраль процессына алып керә.

Милли драматургия әсәрләреннән А.Хәмиднең «Һинд кызы», Ф.Бурнашның «Адашкан кыз», «Хөсәен мирза», Ш.Камалның «Ут», Ә.Рахманкуловның «Упкын», «Боз астында дулкын», «Сафура», «Тигәнәк» пьесаларына мөрәҗәгать итеп, Г.Г.Девишев аларда социаль киеренкелекне ачарга, тар милли кысалардан чыгарып, киң колачлылык, тирәнлек бирергә омтыла. шулай ук, репертуарны шактый яңартып, В.В.Каменскийның «Степан Разин» (1925 ел), Н.В.Гогольнең «Ревизор» (1926 ел), Р.Лотарның «Сарай серләре» («Шут на троне», 1927 ел), В.В.Ивановның «Бронепоезд 14-69» (1929 ел) әсәрләрен сәхнәләштерә.

Сәхнәдә артист буларак та уйный; алар арасыннан аның Байчурин («Адашкан кыз», Ф.Бурнаш), Искәндәр («Сафура», Ә.Рахманкулов), Рәүф («Мансуровлар гаиләсе», Г.Минский) рольләре кызыклы.

1926–1928 елларда Татар театр техникумында педагогик эшчәнлек алып бара. Бер үк вакытта үзенең кайбер спектакльләренең рәссамы була, аның бизәлеш макетлары Казанда ТатАХРР рәссамнары (1925 ел), Мәскәүдә «СССР халыклары сәнгате» (1927 ел) күргәзмәләрендә күрсәтелә.

Г.Г.Девишев иҗаты Татар академия театры үсешенә яңа юнәлеш бирә, театр сәнгатендә тирән эз калдыра.

1929 елдан Кырым татар театрында эшли.

Әдәбият

Арсланов М.Г. Яңалык эзләүче режиссёр // Гасырлар авазы - Эхо веков. 2007. № 2;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1906-1941). Казань 1992.

Автор – Ю.А.Благов