1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (Г.Литинский классы) укый.

Камера-инструменталь, камера-вокаль әсәрләр, татар халык җырлары эшкәртмәләре авторы.

Татар музыка сәнгате тарихына Ф.Яруллин милли балетка нигез салучы буларак килеп керә. Ул иҗат иткән беренче татар «Шүрәле» балеты (Г.Тукай әкияте буенча; Ә.Фәйзи, Л.Якобсон либреттосы) 1945 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела.

Балет илебездә һәм чит илләрдә киң танылу ала, татар музыка культурасының алтын фондын тәшкил итә.

Ф.Яруллин иҗаты татар милли балеты үсешенә билгеле бер йогынты ясый. Аның музыкасы мелодика һәм гармония өлкәсендә яңалыгы, музыка фикерләү масштабы, татар халык музыкасы традицияләренең гомумиләштерелүе, интонацион байлыгы һәм сәнгатьчәлеге белән аерылып тора.

Әсәрләре: Симфония (беренче кисәк), Кыллы квартет, Виолончель һәм фортепиано өчен соната, Фортепиано өчен сонатина һәм этюд; скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар: «Иртәнге җыр», «Хыяллар», «Бию көе»; романслар: «Цыгане», «Не пой, красавица, при мне» (А.Пушкин шигырьләре); 20 дән артык җыр: «Егерменче елларда», «Очкычлар», «Комсомолка-партизанка» (Ә.Ерикәй шигырьләре).

Бөек Ватан сугышында катнаша. Белоруссияне азат итү өчен барган һәлак була.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958, үлгәннән соң).

Фәрид Яруллин. Аваз булып кире кайтырмын

Истәлеге

Казан музыка училищесе бинасына мемориаль такта куела.

Казанда бер урам аның исемен йөртә.

Әдәбият

Бахтиярова Ч.Н. Фарид Яруллин. Казань, 1960.

Алмазова А.А. Фарид Яруллин и татарский балет. Казань, 1987.

Композиторы Татарстана. М., 2009.