Биографиясе

1948 елның 4 апреле, Рязань өлкәсенең Рязань районы Солотча поселогы – 2008 елның 18 апреле, Казан шәһәре.

1968 елда – Рязань музыка училищесен, 1973 елда Казан консерваториясен (Е.И.Карпухин классы) тәмамлый.

1969–1994 елларда Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрында музыкант (1972 елдан концертмейстер), бер үк вакытта, 1972–2004 елларда, Татар опера һәм балет театры оркестрында музыкант.

1992 елдан Казан консерваториясендә укыта, 1997–2008 елларда тынлы һәм бәрмә музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.

2001 елдан Казан консерваториясенең тынлы музыка уен кораллары оркестрын җитәкли, аның җитәкчелегендә 20 дән артык программа башкарыла.

Иҗаты

Ю.И.Самарскийның иҗат манерасы индивидуальлеге, саф интонациясе, валторнаның тәэсирле яңгырашы белән аерылып тора. Аның катнашында классик һәм хәзерге заман музыкасы, Татарстан Республикасы композиторларының беренче тапкыр башкарылган әсәрләре яздырыла.

Ю.И.Самарский классын тәмамлаучылар – 20 дән артык халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре лауреатлары. Казанда 1 нче һәм 2 нче бөтенроссия тынлы музыка уен кораллары ансамбльләре конкурсларын (2004, 2007) уздыруны башлап йөрүче.

Хезмәтләре

Шесть романсов татарских композиторов (переложения для валторны и фортепиано). Казань, 1998.