Биографиясе

1925 елның 11 гыйнвары, Казан шәһәре – 1971 елның 9 июне, Севастополь шәһәре; Уфада җирләнә.

Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт опера студиясен композиция (В.Белый классы) һәм дирижерлык (И.Дружинин классы) буенча (1948 ел), Мәскәү консерваториясен композиция (А.Александров классы) һәм симфоник дирижерлык (И.Дружинин классы) буенча (1953 ел) тәмамлый.

1953–1971 елларда Башкорт опера һәм балет театры дирижеры (1954–1960 елларда, 1969 елдан баш дирижер). Актив концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып бара, башкорт композиторлары әсәрләре җыентыкларын төзи һәм редакцияли.

Башкорт балеты һәм симфоник-камера-вокаль музыка үсешенә булышлык итә. Башкортстанның хәзерге музыкаль культурасы формалашуына һәм үсешенә зур өлеш кертә. Н.Г.Сабитовның композиторлык иҗаты жанр төрлелеге һәм музыка теленең үзенчәлеге белән аерылып тора.

1954–1971 елларда Башкорт опера һәм балет театрында куелган опера һәм алты балет; башкорт шагыйрьләре шигырьләренә хор һәм симфоник оркестр өчен өч кантата, оркестр белән скрипка өчен өч концерт, оркестр белән фортепиано өчен концерт, өч прелюдия; вокаль цикллар, романс һәм җырлар; драма спектакльләренә музыка һ.б. әсәрләр авторы.

БАССРның С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1972 ел).

Әдәбият

Бикчентаев А. Нариман Сабитов. Уфа, 1968.

Автор – Ф.Ш.Салитова